Реклама
Чиябаш авылында гомер итүче әниебез Роза Раиф кызы Мөхәммәтшинага 13 гыйнварда 75 яшь тула. Әниебез, күз нурыбыз! Без сине бик нык яратабыз, синең белән горурланып яшибез. Ходай сиңа корычтай нык сәламәтлек бирсен, гомерең озын, тормышыңның һәр көне шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын. Әни, һәрчак шулай ачык йөзле, төшенкелеккә бирелми торган булып...
Чиябаш авылында гомер итүче әниебез Роза Раиф кызы Мөхәммәтшинага 13 гыйнварда 75 яшь тула.
Әниебез, күз нурыбыз! Без сине бик нык яратабыз, синең белән горурланып яшибез. Ходай сиңа корычтай нык сәламәтлек бирсен, гомерең озын, тормышыңның һәр көне шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын. Әни, һәрчак шулай ачык йөзле, төшенкелеккә бирелми торган булып кал.
Котлы булсын, әнкәй, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер юлларың.
Син булганга күрә, кадерлебез,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән Альмира.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз