Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Ташбилге авылында гомер итүче кадерле кешебез Абдуллин Габдразак Хәлиулла улының 3 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булыр кебек тоела. Нинди...

Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена.

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, кадерлебез бергәләп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илшадия, балаларың Рузил-Алсу, Рәмзил, Рәсим, оныгың Әмир. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев