Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Татар Мулла авылында яшәүче Ислам улы Гыйматдиновка 15 гыйнварда 50 яшь тула.

Татар Мулла авылында матур гамәлләре, кыю карарлары, сокланырлык эшләре белән танылган Рамил Ислам улы Гыйматдиновка 15 гыйнварда 50 яшь тула. Ул - тынгысыз җанлы шәхес, бүгенге көндә авылны яшәтеп калучы фермерларның берсе. Әтиләр мул уңыш үстергән кырлар берзаман бушап калгач, йөрәк кушуы, җан тартуы буенча авылда калып, яңадан басу-кырларга җан...

Татар Мулла авылында матур гамәлләре, кыю карарлары, сокланырлык эшләре белән танылган Рамил Ислам улы Гыйматдиновка 15 гыйнварда 50 яшь тула. Ул - тынгысыз җанлы шәхес, бүгенге көндә авылны яшәтеп калучы фермерларның берсе. Әтиләр мул уңыш үстергән кырлар берзаман бушап калгач, йөрәк кушуы, җан тартуы буенча авылда калып, яңадан басу-кырларга җан өрде ул. Шәхси эшмәкәр, гаилә фермасы башлыгы кебек катлаулы, күпкырлы бары чыдам, түземле, сабыр, тырыш булганнар гына башкара ала, һәм әлбәттә авыл тормышын яратуы, аның табигатенә соклана белү, җирнең юмартлыгына рәхмәтле булу, әти-әниләр башкарган авыл хезмәтенә тугры калу хисе, аны авырлыклар алдында бирешмәскә өйрәтте.

Сабыр, тыйнак, кадерле энебез син бик бәхетле,

янәшәңдә яраткан - Санияң, тәүфыйклы балаларың,

хезмәт юлыңның авырлыгын аз гына булса да җиңеләйтүче,

сезнең өчен җан атып яшәүче апаларың, әниең.

Юбилеең котлы, мөбарәк, күңелең гел ашкынулы булсын,

тормыш юлыннан кыю, ныклы адымнар белән атла.

Хәерле озын гомер, бәрәкәтле имин тормыш,

гаилә бәхете насыйп булсын.

Әниең Зөлфия, апаларың Әлфия, Фирдания, Литвадан Равия, Казаннан абыең Замир гаиләләре, апаң Миләүшә гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев