Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Татар Мулла авылында яшәүче Рияз Нәҗибулла улы һәм Сәвия Кираметдин кызы Вәлиевларның бергә яши башлауларына 60 ел

Татар Мулла авылында яшәүче Рияз Нәҗибулла улы һәм Сәвия Кираметдин кызы Вәлиевларның бергә яши башлауларына 28 гыйнварда 60 ел була. Әти-әниебез гомер буе авылда яшәп, шунда хезмәт куйдылар. Бергә-бергә биш бала тәрбияләп үстерделәр. Акыллы, сабыр әниебез әткәйгә тугрылыклы юлдаш, уңган, тырыш әтиебез барыбызга да терәк, яклаучы булдылар. Без аларга бик...

Татар Мулла авылында яшәүче Рияз Нәҗибулла улы һәм Сәвия Кираметдин кызы Вәлиевларның бергә яши башлауларына 28 гыйнварда 60 ел була.
Әти-әниебез гомер буе авылда яшәп, шунда хезмәт куйдылар. Бергә-бергә биш бала тәрбияләп үстерделәр. Акыллы, сабыр әниебез әткәйгә тугрылыклы юлдаш, уңган, тырыш әтиебез барыбызга да терәк, яклаучы булдылар. Без аларга бик рәхмәтле. Кечкенә генә авылыбыздагы туган нигезебезгә сагынып, ашкынып кайтабыз, әткәй-әнкәй дип әйтер кешеләребез булганга сөенеп туймыйбыз.
Кадерле, газиз кешеләребез, сезгә Аллаһы Тәгалә озын гомер, нык исәнлек бирсен иде. Көннәрегез тынычлыкта, иминлектә үтсен. Балалар, оныкларыгыз кайгыртуын, хөрмәтен тоеп, нигезебез учагын саклап рәхәттә яшәсәгез иде.
Әткәй-әнкәй, сезгә шигырь язабыз,
Юбилейга юллап теләкләр.
60 ел, 70, 75 ел бергә типсен сезнең йөрәкләр.
Әткәй-әнкәй, безгә гомер биргән өчен,
Биш балагыз чиксез рәхмәтле.
Биш балагыз Аллаһыдан сорый,
Муллап бирсен сезгә хөрмәтне.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Сурия, Ришат, Дания, Венера, Гөлнара, килен-кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев