Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әти-әниебез Рифкать Хәнифулла улы һәм Фәридә Нургазиз кызы Таҗиевлар бергә торуларына 50 ел була

Менә ярты гасыр инде Әхмәт авылында гомер итүче кадерле әти-әниебез Рифкать Хәнифулла улы һәм Фәридә Нургазиз кызы Таҗиевлар тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Бүген аларның алтын туйлары! Сез бу елларны лаеклы яшәдегез, безгә бер-берегезне, гаиләне ничек сакларга икәнен үз үрнәгегездә күрсәттегез. Сезнең гаилә - мәхәббәт, тугрылык һәм изгелек инде 50 ел...

Менә ярты гасыр инде Әхмәт авылында гомер итүче кадерле әти-әниебез Рифкать Хәнифулла улы һәм Фәридә Нургазиз кызы Таҗиевлар тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Бүген аларның алтын туйлары! Сез бу елларны лаеклы яшәдегез, безгә бер-берегезне, гаиләне ничек сакларга икәнен үз үрнәгегездә күрсәттегез. Сезнең гаилә - мәхәббәт, тугрылык һәм изгелек инде 50 ел бергә яши.
Кадерле әткәй һәм әнкәй! Без сезне чын йөрәктән бу матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез иң олы хөрмәткә лаек кешеләр. Без сезне чиксез яратабыз.
Ныклы сәламәтлек, озын-озак елларга кояшлы һәм шатлыклы көннәр телибез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп,
бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Әткәй-әнкәй! Ярты гасыр элек
Икәү бергә тормыш кордыгыз.
Ничә еллар буе безнең өчен
Сокланырлык үрнәк булдыгыз.
Акты сулар, исте йомшак җилләр,
Инде без иллегә җитәбез.
Пар канатлы итеп үстердегез,
Рәхмәт сезгә, рәхмәт, диябез.
Ихтирам белән балаларыгыз Ринас-Алсу, Мөнир-Рәзидә, Фәрит-Гүзәлия, оныкларыгыз Алинә-Ринат, Радик, Айрат, Азат, Энҗе, Альберт, Динә, оныкчыгыгыз Адель.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев