Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Салман авылында яшәүче әти-әниебез Наил Хәбибулла улы һәм Исламия Мисал кызы Заһидуллиннарның бергә гомер итүләренә 50 ел тула

    Яңа Салман авылында яшәүче иң кадерле кешеләребез - әтиебез Заһидуллин Наил Хәбибулла улын һәм әниебез Заһидуллина Исламия Мисал кызын бергә гомер итүләренә 50 ел тулу уңае белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әти-әни! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга - 50 ел! Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына...

    Яңа Салман авылында яшәүче иң кадерле кешеләребез - әтиебез Заһидуллин Наил Хәбибулла улын һәм әниебез Заһидуллина Исламия Мисал кызын бергә гомер итүләренә 50 ел тулу уңае белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әти-әни! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга - 50 ел! Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, бергә-бергә гомер иткәнсез. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, авырмый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Киләчәктә балаларыгызның һәм шулай ук оныкларыгызның да игелеген күреп яшәргә язсын.

    Әти-әни!

    Котлы булсын бәйрәмегез,

    Сау-сәламәт икегез

    Безне шулай шатландырып,

    Озын гомер итегез.

    Иң изге теләкләр белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: