Әлки район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
Район башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары белән очрашуы инде көндәлек эшкә әйләнеп бара.
Узган атнаның чәршәмбе иртәсендә дә ул чираттагы шундый очрашуда 3 егетне кабул итте. Күрешү җылы, иркен шартларда, иртәнге чәй артында администрация йортының кече залында үтте.
Очрашу барышында район башлыгы Александр Никошин һәр солдат белән аерым-аерым да, күмәк рәвештә дә төрле темаларга әңгәмәләр алып барды. Сөйләшүләр бигрәк тә егетләрнең бүгенге хәле, сәламәтлекләре, кәефләре, аларны борчыган сораулар, көнкүреш шартлары кебек мәсьәләләргә кагылды.
Түбән Кәчи егетләре Сергей Краснов һәм Виталий Москвин, сәламәтлекләренә зур зыян килү сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителгәннәр. Аларга медицина ярдәме кирәк. Бигрәк тә умыртка баганасы шактый зарарланган, күп кенә госпитальләрдә дәваланган Виталий Анатольевичның хәле җиңел түгел. Инвалидлык белешмәсе алу–катлаулы процесс. Шунлыктан, район башлыгы, шундук бу мәсьәләне хәл итү чараларына керешү өчен, район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинаны чакыртты. Хәлне аңлатып, төгәл эш тәртибе билгеләнде.
Сергей Анатольевичның да үз гозерләре. Ярты елга якын тиешле акчаларның түләнмәве дә бик борчый аны. Александр Никошин, бу мәсьәләгә дә тиз арада ачыклык кертеп, кирәк булган очракта Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинга мөрәҗәгать итәчәгенә ышандырды.
Салман егете Денис Саттаров – кыска вакытлы ялда иде. 26 октябрьдә юлга кузгаласы егеткә дә бик күп сораулар бирелде. Иң кирәкле әйберләр, районнан беренче чиратта таләп ителә торган ярдәмнең нинди булуы, кичекмәстән кайсын хәл итәргә мөмкин, бу көннәрдә җыелачак гуманитар ярдәмдә күбрәк нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклек турындагы фикерләр белән бәйнә-бәйнә уртаклаштылар. Гуманитар ярдәм белән гадәттә күп очракта үзләре барганга, һәр сорауны, әйтелгән фикерне ачык күзаллый шул район башлыгы. Бу өлкәдә турыдан-туры ярдәмчесе булган Рөстәм Шәйхетдинов та кулыннан килгәннең барысын эшләргә әзер. Бергәләп, Әлки районында «Ватанны саклаучылар» Фондының социаль координаторы Лариса Кирсановага да бурычлар йөкләделәр. Әлеге бурычлар арасында МХО дә катнашучыларның һәркайсы турында тулы мәгълүмат туплау, өзлексез элемтәдә булу, үзара аралашу мөмкинлеге булдырып, аларны ватсапта төркемнәргә берләштерү кебек мөһим мәсьәләләр дә бар иде.
Очрашу азагында Александр Никошин егетләргә актив гражданлык позициясе һәм Ватанга лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, саулык-сәламәтлек теләде. Һәркайсына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кулланыла торган материаллар һәм җиһазлар җыелмасы (аптечка) тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев