Әлки районында махсус хәрби операциядә һәлак булган солдат – Рафаел Рубикович Амирян белән саубуллаштылар
Сезнең белән горурланабыз!

Әлки районында махсус хәрби операциядә һәлак булган солдат – Рафаел Рубикович Амирян белән саубуллаштылар

Бүген, 22 гыйнварда, район үзәгендәге Азат итүче сугышчы һәйкәле янында махсус хәрби операциядә һәлак булган солдат – Рафаел Рубикович Амирян белән саубуллаштык.

Хәрби бүлек командиры вазифасын үтәгән якташыбыз Ватанны сакларга үз теләге белән китә. Ул 5 гыйнварда хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Солдат, хәрби дәрәҗә күрсәтелеп, Базарлы Матак зиратында җирләнде.


Нет комментариев