Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Дмитрий Самарин: «Бар нәрсәгә дә өйрәнәсең икән. Хәзер күңелдә ул чактагы курку юк инде»

Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан Базарлы Матак үзәгендәге Дан аллеясында үткәрелгән митингта махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайтучы берничә солдат та бар иде. Без шуларның берсе – Дмитрий Самарин белән сөйләштек.

 

Ул – Югары Колчурино егете. Махсус хәрби операциягә исә  өлешчә мобилизация кысасында 2022 елның көзендә үк  алынган. 

–    Казанда юл хезмәтендә эшли идем. Район хәрби комиссариатыннан шалтыраткач, өйгә кайттым. Төнлә чакыру кәгазен тапшырдылар. Билгеле, башта шок хәлендә калдым. Әмма карарны үтәмәү, тыңламау дигән уй да хәтта булмады. Район үзәгенә озату пункына җыенып килдем, – дип искә алды ул, ике ел элек булган вакыйганы. 

Дмитрий Херсон юнәлешендә хезмәт итә икән. Ул анда санитар вазифасын башкара, яраланган хәрбиләргә беренче ярдәм күрсәтә. Ә моңа исә хәрби хәрәкәтләргә җибәрелгәнче “Казан экспо” үзәгендә сугыш күнекмәләре булдырганда, яхшылап өйрәткәннәр.

–     Яралы солдатларны күрү, аларга ярдәм күрсәтү беренче вакытларда бик авыр иде. Әмма бар нәрсәгә дә өйрәнәсең икән. Хәзер күңелдә ул чактагы курку юк инде, – ди ул. 

Яшь егет күп яралыларга үз ярдәмен күрсәткән, үлемне дә күргән инде ул. “Нишләргә белми аптырап калган чакларыгыз булмадымы соң?” – дип кызыксынгач, ул: “Алда, бәрелеш булган урыннан солдатлар безгә яралыларны алып чыгып бирә. Без, ике-өч санитар, тиз арада аңа ярдәм күрсәтәбез.

Аннары хәрби госпитальгә озатыла.  Бәхеткә, моңарчы әле андый катлаулы очраклар булмады”, – диде.

Содатларның бүгенге көндәге яшәү шартлары белән дә кызыксындык. 

–     Без кырда, агачлыкларда блиндажларда яшибез. Бер урыннан икенчесенә күченгәндә, кайчакта әзер җир асты корылмаларына да очрыйбыз. Үзләрен бераз төзекләндерәбез. Әмма алар җитешмәскә мөмкин. Ул вакытта яңаларны үзебезгә казырга туры килә. Ашауга килгәндә, көндәлек кирәкле азык-төлек белән тәэмин итүче махсус взвод сугышчылары бар. Өзеклекләр юк, ач булмыйбыз. Юыну урыны да булдырыла, – дип, кыска гына аңлатып китте ул. 
Дмитрийга әле бары тик 23 яшь кенә. Очрашып йөргән кызы булган, әмма аерылышканнар. “Әлегә мин ул турыда уйламыйм, араны ерак чакрымнар аерганда, мөнәсәбәтләрне саклау авырдыр дип саныйм”, – ди ул. Аннары гаиләңне үз куышыңда кору да зур бәхет бит. Дмитрий махсус хәрби операциягә алынганчы Казанда вакытлыча бирелүче фатирда яшәгән. Ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы сугышчыларга дәүләт тарафыннан вәгъдә ителгән бар түләүләрнең вакытында күчерелүен дә әйтте.  “Чыннан да, бу күпмедер дәрәҗәдә матди хәлне яхшыртырга ярдәм итә. Мин дә үз фатирымны алу турында хыялланам”, – диде ул.

Фатирлы да, гаиләле дә булыгыз. Җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, иминлегебезне яклаучыларыбыз...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев