Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Юхмачы авылы халкы тагын бер улын салкын җир куенына салды

Ил тормышы бәйрәмнәрдән генә тормый шул. Сугыш корбаннары туган җиргә кара табутта кайтуын дәвам итә.


Бәйрәм киче алдыннан, 30 декабрьдә,  Юхмачы авылы  халкы үзәк өзгәләнүләре аша тагын бер улын салкын җир куенына салды. 
Евгений Софронов 1975 елның 14 февралендә туган, 1991 елда урта мәктәп тәмамлаган. Әнисе Валентина Александровнага, сеңлесе Елена һәм энесе Алексейга терәк булган  егет, кайда гына эшләсә дә, югалып кала торганнардан булмый. Ләкин кыюлар кайда да кирәк бит. Шуны аңлаган Евгений Михайлович, 2024 елның 17 гыйнварында контракт нигезендә илебез тынычлыгын сакларга алына. 
Каты бәрелешләр вакытында батырларча һәлак булган якташыбызны соңгы юлга озатучылар арасында район  башлыгы Александр Никошин, ТРсы “Россельхознадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат  Таҗетдинов та бар иде. Алар район һәм республика җитәкчелеге исеменнән мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. Авыл халкы, танышларның сүзләрен, якты истәлекләрен Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Андрей Петухов җиткерде. Мәктәп директоры Андрей Романов исә  районыбызның Әфганстан һәм башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннары һәм “Чик сакчылары берлеге“ оешмалары исеменнән чыгыш ясады.
Озатырга килүчеләргә, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән һәркемгә сеңлесе Елена Елочкина җылы рәхмәтләрен ирештерде:

– Безнең, бигрәк тә әниебезнең, зур терәге булган абыебыз күңел түрендә мәңге сакланыр, аның батырлыгы тиңдәшсез,– дип  тәмамлады ул, кайнар күз яшьләре аша һәм туганы белән чиксез горурланып. 

Тиздән 50 яшен тутырырга тиеш булган Евгений Софронов исеме дә ташка уелыр, батырлар исеме мәңгелек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев