Россия Герое Раил Габдрахманов: «Тагын бер мөмкинлек бирелсә дә, мин хәрби юлын сайлаячакмын»
Илеңне ярату, аның иминлеге өчен кыю адымнар ясарга әзер булу якыннарыңны хөрмәт итүдән, туган җиреңдә игелекләр кылудан башлана. Балалар иҗат йортында Россия Герое Раил Габдрахмановның укучылар, районның авыл хуҗалыгы көллияте студентлары белән узган очрашуында янә шуларга басым ясалды.
Бу чарада катнашкан район башлыгы Александр Никошин бүгенге көндә укучыларның махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм буларак зур эшләр башкаруына да тукталды.
– Районыбыздан 210 ир-егет хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Шуларның 78 е – өлешчә мобилизация кысасында алынды, калганнары килешү нигезендә илне саклый. Бу гадәти булмаган вакыйгаларда без барыбыз да катнашабыз. Сез дә, укучылар, шәмнәр ясап, яшеренү челтәрләре үреп, солдатларга ярдәм йөзеннән үз өлешегезне кертәсез. Язган хатларыгыз хәрбиләрнең рухын күтәрә. Биредә сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итәсез. Мәктәптә “Иң мөһиме турында сөйләшү” дәресләрендә ил вакыйгалары белән танышасыз, сугыш каһарманнары белән очрашасыз. Ил өчен батырлыклар кылу менә шулай аның мәгънәсенә төшенүдән, кечкенә игелекләрдән башланадыр, – диде ул.
Билгеле, ватанпәрвәрлекнең чын үрнәге ул – Раил Габдрахманов гамәлләре. Ул – туган җирен онытмавы, аның белән һәрвакыт элемтәдә торуы белән дә үрнәк. Александр Федорович та, каһарманның бу сыйфатларына басым ясап, Раил Наил улына Рәхмәт хаты тапшырды. Очрашуга килгән аның әти-әнисенә дә рәхмәтләрен җиткерде.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс Даутовны да биредә тәбрикләделәр. 70 яшьлек юбилее һәм намуслы хезмәте өчен, аңа район башлыгының Рәхмәт хаты бирелде. Очрашуда ТРның “Чик буе сакчылары берлеге” оешмасының Әлки бүлеге рәисе Андрей Романов та бар иде. Ул бу юнәлешнең күптән түгел, 2018 елда гына, эшчәнлеген башлавын һәм аның бик тә кирәкле хезмәт булуын билгеләп үтте. Бу өлкәдә үз өлешләрен керткәннәре өчен, район башлыгына һәм Раил Габдрахмановка Рәхмәт хатларын тапшырды.
Укучылар аеруча көтеп алган мизгелләр ул, мөгаен, Россия Герое белән аралаша алу мөмкинлегедер. Раил Габдрахмановка алар бу юлы да теләгән сорауларын бирә алды һәм каһарманнан төпле җаваплар ишетте. Аларның кайберләре белән таныштырып үтәбез:
– Гомерне яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, сез нинди юлдан китәр, кайсы һөнәрне сайлар идегез?
– Мин хәрби булган бер туганыбыз үрнәгендә әлеге юлны сайладым. Әтием дә милиционер булып эшләде. Погоннар нәселебездә үк бар. Шуңа да, тагын бер мөмкинлек бирелсә дә, мин шулай ук хәрби юлын сайлаячакмын. Бары тик күкрәгемдәге йолдызны гына ил үсеше өчен алмаштырыр идем.
– Безнең буынга нинди киңәшләр бирәсез?
– Һәрвакыт камилләшергә тырышырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк: үз-үзеңне беркайчан да алдап булмый. Сез язган хатлар да чын йөрәктән язылган икән, без аларны саклыйбыз, күкрәк кесәбездә йөртәбез. Ә кушканны үтәү генә икән–алар кабул ителми...
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга җәмгыять һәм дәүләтнең ярдәмен ничек бәялисез?
– Мин шуны гына әйтәм: ул бик кирәк. Без биредә җылыда, тамагыбыз тук. Ә андагы сугышчы бөтенләй бүтән шартларда. Ул туганнары гына түгел, ә һәркемнең ярдәмен тоярга тиеш.
– Хәрби хезмәтне үткәндә нинди хисләр кичерәсез?
– Төрлечә була, авырлыклар җиңеллек белән алмашына. Әмма шуны әйтәсем килә: нәрсәдер уңышлы килеп чыксын өчен, тырышлык куярга, белемле булырга һәм күнекмәләр булдырырга кирәк.
Раил Габдрахманов һәр сорау бирүчегә бүләк тә әзерләгән иде. Укучылар истәлекне, каһарман янына чыгып, аның кулын кысып алдылар. Бу мизгелләр алар хәтерендә, һичшиксез, гомерлеккә уелып калыр. Мәктәп укучылары үзләре дә очрашуга әзерләнгән: сугышның вәхшилеген, илебезнең бөеклеген күрсәткән җырларны башкардылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Раил Габдрахманов катнашында мондый эчтәлекле, мәгънәле һәм бик тә җылы аралашулар алга таба тагын булыр дип уйлыйбыз. Чөнки Россия Герое, декабрьдә янә кайтачакмын, алга таба да күрешергә булсын, дип саубуллашты. Ә хәрбиләрнең төп сыйфаты – әйткән сүзеңне үтәү ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев