Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Айдар истәлегенә багышладылар

Кызганычка каршы, кайчак якыннарыбызны, дусларыбызны әле бөтенләй яшь көе югалтабыз да, аларның якты истәлекләрен күңелләребездә гомер буе кадерләп саклыйбыз.

Вакытыннан алда якты дөньядан киткән якташларыбызга багышлап төрле чаралар үткәрү районда бер матур традициягә әйләнеп бара. Күптән түгел Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә уздырылган волейбол уеннары әнә шундыйлардан булып, оештыручылары аны шушы гимназияне тәмамлаган, 2011 елның җәендә гомере фаҗигале төстә өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә багышладылар.
Айдар Наил улы Игъламов олы тормышка аяк басып, яши генә башлаган иде әле. Ул гимназиядә бик яхшы билгеләргә укыды һәм аны медаль белән тәмамлады. Шундый әйбәт, акыллы, эчкерсез күңелле, уңган егет булып үсеп җитте Айдар, аны яратмаган я дус санамаган үсмер булмагандыр.
Гимназиянең актлар залына җыелган укытучылар, укучылар иптәшләрен җылы сүзләр белән искә алдылар, аны сагынуларын, әле дә кайгыруларын әйттеләр.
Айдар укуда да алдынгы булды, җәмәгать эшләрендә дә актив иде, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты, дип сөйләделәр алар. Укытучылар Илһам Сабитов, Олег Астафьев һәм башкалар укучылары турында озаклап искә алып сөйләделәр, укучылар аңа багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Гимназия коллективының Айдар Игъламовны искә алып волейбол ярышлары үткәрү турындагы тәкъдименең хуплап кабул итүе дә гаҗәеп түгел.
Ярышларга районның бик күп мәктәпләреннән командалар килгән иде. Уеннар башланыр алдыннан Айдарның әтисе Наил Игъламовка истәлек бүләк тапшырдылар укучылар. Ә уеннарны үткәрүне оештыруга эшмәкәрләр Рамил Насыйбуллин, Алмаз Зарипов ярдәм иткән.
Волейбол ярышлары бер үк вакытта гимназиядә һәм балалар иҗаты йортында барды. Иҗат йортының спорт залында Чуаш Кичүе, Базарлы Матак, Урта Әлки, Борискино мәктәпләре, ә гимназиядә Түбән Әлки, Иске Матак, Иске Чаллы мәктәпләре волейболчылары, гимназиянең үз командасы һәм Айдарның классташларыннан тупланган "Актай" командасы уйнады.
Уеннар башланыр алдыннан волейбол мәйданчыгында "Игъламов" дип язылган футболканы флаг итеп күтәрделәр - Айдарның волейболга мөкиббән булуын шулай искә алдылар яшьләр.
Командалар очрашулары киеренке барды - волейболчылар матур уен күрсәтергә тырыштылар. Шулай да беренчелекне гимназия уенчылары яулады. Алар Айдар Игъламов исемендәге кубокка ия булдылар. Кубокны Айдарның әтисе Наил тапшырды. Икенче-өченче урыннарны Базарлы Матак урта мәктәбе һәм "Актай" командасы бүлеште. Иң яхшы уенчылар исемлегендә гимназиядән Айгиз Сабиров, Базарлы Матак урта мәктәбеннән Максим Осипов, "Актай" командасыннан Динар Нигъмәтҗанов танылдылар.
Волейбол ярышларында катнашучылар мондый очрашуларны ел саен үткәрергә кирәк, дигән карарга килделәр. Ә Айдарның якыннары ярышларны оештыручыларга зур рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВолейБол