Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Альберт истәлегенә турнир

"Алинә" спорт залында өченче ел рәттән балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Шаһиев истәлегенә багышлап мини-футбол буенча ир-атлар һәм спорт мәктәпләре командалары арасында турнир үткәрелде.

Күз карасыдай саклап, яратып һәм назлап үстергән бердәнбер балаңны шундый иртә, 17 яшендә мәңгегә югалту ана өчен йөрәгеннән беркайчан китмиячәк, әрнүе басылмаячак кайгы ул. Спорт белән кечкенәдән дус булган Альбертның әнисе Рәзинә ханым да җанындагы әлеге әрнү белән яши
-Улымның истәлеге иптәшләре күңелендә саклану, аның хөрмәтенә шундый турнир үткәрелү юата мине. Туп белән оста эш итәргә генә өйрәнеп калмыйча, әти-әниләре, укытучыларыннан дөрес тәрбия дә алган шундый спортчыларыбыз булганда, минем улым да яшәячәк,-диде ул турнир башланыр алдыннан.
Уеннар бик кызыклы булды. 12 октябрьдә ир-егетләр командалары арасында беренчелекне Алексеевск бистәсе егетләре яулады. Ә икенче һәм өченче урынга үзебезнең "Актай" һәм "Спартак" футболчылары чыкты. Дүртенче урында Лаеш районы спортчылары.
Уеннар нәтиҗәләре буенча иң яхшы капка сакчысы исеменә "Актай" командасыннан Илнур Фәсахов лаек булды. Иң яхшы уенчы итеп Павел Петухов ("Спартак") танылды.
16 октябрьдә 1999-2000 елларда туган үсмерләр арасында үткән уеннарда безнекеләр Лаеш районы командасын 10:0 исәбе белән тар-мар иттеләр, ә хәлиткеч очрашуда киеренке көрәш нәтиҗәсендә республика ярышларының финал өлешләрендә күп тапкыр чыгыш ясаган Буа футболчыларын 4:3 исәбе белән җиңделәр. Галиев Руслан, Минһаҗетдинов Рәмис капканы ышанычлы сакладылар, ә Балакирев Николай һәм Мәрдегалләмов Камил көндәшләренең һөҗүмнәрен бик тә оста итеп җимерә белделәр. Шулай ук командабызның һөҗүм линиясе дә оста корылган иде: Софронов Никита, Леонтьев Кирилл, Сафин Тимур, Әхмәтҗәнов Руслан, Гайфуллин Марат матур уен күрсәттеләр.
Турнирның иң нәтиҗәле уенчысы итеп Софронов Никита, саклану линиясенең иң яхшы уенчысы итеп Балакирев Николай табылды. Иң яхшы капкачы Лаештан Бибиков Никита, иң яхшы бомбардир - Буадан Фәхретдинов Алмаз.
Сүземне йомгаклап, шуны да әйтәсе килә: турнирның чикләре киңәя, анда катнашучы командалар саны арта. Ярышларны оештыру һәм үткәрүгә үз өлешләрен керткән Гыйззәтуллин Илнурга һәм Сергей белән Гөлфия Гнеденковларга (алар искиткеч Матур мактау грамоталары ясап бирделәр, фоторәсемгә төшерделәр) зур рәхмәт тә әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев