Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы командасы ерак һәм якын арага йөгерүдә – беренче!

4 октябрьдә Чистай шәһәренең “Татнефть-Олимп” стадионында “Хезмәткә һәм саклануга әзер” физкультура-спорт комплексы Бөтенроссия җәйге фестиваленең зона этабы үтте.

Ярышларда Әлки, Чистай, Спас, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарыннан вәкилләр катнашты. 
Ярышлар берничә мәйданда үтте. Шулай итеп, укучылар пневматик коралдан утырган хәлдә 10 метр ераклыкта атуда, идәннән этелү, пресс күнегүләре, кыска һәм ерак арага йөгерү, гимнастика эскәмиясеннән иелүләр, көч спорты һәм спорт коралын еракка ыргыту буенча ярыштылар. 
Һәр командада төрле яшьтәге 8әр кеше иде. Әлки районыннан катнаштылар: Базарлы Матак урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары – Эмиль Сибгатов, Камил Хөснетдинов, Алмаз Шәйхетдинов; Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы – Идел Әхтәмов. Шулай ук районның спорт мәктәбе тренеры Максим Муштаков, Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Фәнис Сәгыйров, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары Денис Ирдинкин һәм Олег Астафьев. 
Безнең район командасы ерак һәм якын арага йөгерүдә – беренче, спорт коралын еракка ташлауда – икенче, пневматик винтовкадан ату буенча өченче урынны алды. 
Шуны әйтерә кирәк: “Хезмәткә һәм саклануга әзер” комплексындагы бар чаралар да “Демография” милли проектының “Спорт ул – яшәү рәвеше” дип исемләнгән федераль проектны тормышка ашыру кысасында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев