Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы укучылары Татарстан Республикасы беренчелеге призлы урыннар алдылар

16-17 мартта Казанда “Олимпиец” спорт комплексында классик троеборьеда пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Анда безнең районнан Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән һәм Базарлы Матак урта мәктәбеннән 6 укучы катнашты. Шуларның бишесе – Рәсим Гыйниятуллин, Камил Гайнетдинов, Әлфинә Шәйхетдинова һәм Игнатьев Глеб, Данис Фәракшин үз авырлыкларында 1 нче урын алуга ирештеләр. Артем Андреев 4 нче урынны алды. “Артем бик сәләтле бала. Аның тәҗрибәсе генә азрак. Киләчәктә ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәк әле”, – диде әлеге укучыларның тренеры Газинур Фәттахов. 

Әлки командасы троеборьеда экипировкалы поуэрлифтинг буенча 3 нче урынны яулый. 

Рәсим Гыйниятуллин һәм Әлфинә Шәйхетдинова әлеге спорт төре буенча спорт мастерына кандидат исемнәрен алган һәм алар икесе Татарстанның җыелма командасына кертелгән. Шуны да әйтергә кирәк: Әлфинә ярыштагы нәтиҗәләр буенча Татарстан рекордын куйган, ул 2013 елда Бөгелмә кызы күрсәткечләрен узган.

Безнең җиңү яулаган малай-кызларыбыз 27 апрельдә Казанда яткан килеш штанганы күтәрү буенча узачак Татарстан беренчелегенә ярышка барачак. Үзләренә янә уңышлар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев