Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында билбау көрәше буенча ярышлар үтте

26 октябрьдә Татарстан Республикасының 13 районыннан килгән вәкилләр Базарлы Матакның “Алинә” спорт залында җыелдылар.

  2009-2011 елда туган кыз һәм малайлар арасында үткәрелгән билбау белән көрәш турниры РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин истәлегенә багышланган иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ


Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Робер Гадиев сүз алгач:
–    Әлки районы администрациясе һәм шәхсән үз исемемнән турнирда катнашучыларны сәламлим. Республика күләмендәге турнирларны безнең “Алинә” спорт комплексында үткәрү традициягә әйләнде. Быел ярышлар безнең якташыбыз, иганәче, РФ Дәүләт Думасы депутаты, районыбыз өчен күп нәрсә эшләгән һәм, гомумән, яхшы кеше булган Айрат Хайруллин истәлегенә үтә. Хөрмәтле ярышчылар, сезгә чиста көч сынашулар, матур җиңүләр һәм спортта әле бик күп тапкырлар уңышларга ирешүегезне телим. Чыннан да, көчлеләр җиңү яуласын, – диде ул. 
Халыгара категориядәге хөкемдар Расыйх Сәмигуллин, “Кызыл Шәрык” җәмгыятенең территориаль идарәсе директоры Рияз Төхвәтуллин, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Ирина Евстигнеева, спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин, “Алинә” спорт залы директоры Айтуган Вафин да ярышчыларга рухландыргыч сүзләр әйтеп,  җылы теләкләрен ирештерде. 

Җиңүчеләр:


28 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Риваль Закиров (Әлки районы);
2 нче урын – Тимур Мөхәммәтшин (Тукай районы);
3 нче урын – Зөлфәт Гыймалетдинов (Норлат районы);
3 нче урын – Самир Закиров (Әлки районы).

32 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Умар Йосыпов (Әлки районы);
2 нче урын – Тимофей Гордеев (Әлки районы);
3 нче урын – Булат Зәйнәгетдинов (Алабуга шәһәре);
3 нче урын – Мәүлет Ибәтуллин (Кукмара районы).

36 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Әбүбәкер Йосыпов (Әлки районы);
2 нче урын – Дмитрий Михайлов (Кукмара районы);
3 нче урын – Азамат Возиев (Яр Чаллы шәһәре);
3 нче урын – Нурсәет Харисов (Яр Чаллы шәһәре).

40 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Кирилл Порфирьев (Әлки районы);
2 нче урын – Никита Кошкин (Кукмара районы);
3 нче урын – Айдар Мортазин (Алексеевск районы);
3 нче урын – Булат Гыйззәтуллин (Тукай районы). 

44 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Никита Бахимов (Алексеевск районы);
2 нче урын – Әмирхан Галиев (Кукмара районы);
3 нче урын – Азат Шәрәфиев (Кукмара районы);3 нче урын – Инсаф Зыятдинов (Балык Бистәсе районы).

48 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Билал Галимов (Алабога шәһәре);
 2 нче урын – Ильдан Бикташев (Норлат районы);
3 нче урын –  Умеджон Рахимджонов (Норлат районы);
3 нче урын – Рүзәл Анисимов (Кукмара районы).

52 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Данил Карпов (Зәй шәһәре);
2 нче урын – Егор Степанов (Алабога шәһәре);
3 нче урын – Артур Саматов (Алабога шәһәре);
3 нче урын – Булат Зиннәтов (Кукмара районы).

56 кг кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Инсаф Миңнемуллин (Кукмара районы);
2 нче урын – Эмирул Сазонов (Норлат районы);
3 нче урын – Нияз Җиһаншин (Әлки районы);
3 нче урын – Ринат Гайнуллин (Тукай районы). 

60 кг га кадәр авырлыкта:
1 нче урын – Әмирхан Яхъяев (Елабога шәһәре);
2 нче урын – Илдар Садриев (Әлки районы);
3 нче урын – Тимофей Кондаков (кукмара районы);
3 нче урын – Алмаз Закиров (Алабога шәһәре).

Җиңүчеләрнең барысына да грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр бирелде. Ярышчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев