Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районыннан Булат Борһанов Новосибирскта узган киокусинкай ярышларында икенче урынны яулады

​​​​​​​8-10 октябрьдә Новосибирскның волейбол буенча “Локомотив-Арена” төбәкләр үзәгендә киокусинкай буенча “Андрей Якутовның 30нчы мемориалы” дип исемләнгән халыкара ярышлар үтте.

 

Турнирда якын һәм ерак чит илләрдән (Пакыстан, Кытай Халык Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Германия, Белоруссия) һәм Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 800 дән артык спортчы катнашты.

Халыкара ярышта районыбыз егете Булат Бурганов үз яшь категориясендә 2 нче урынны яулап, истәлекле Кубокка һәм дипломга ия булды. Аның тренеры – “Ватанпәрвәр” хәрби-спорт клубы җитәкчесе, протоиерей Андрей Зиньков. Булат Бургановны лаеклы рәвештә шундый зур җиңүгә ирешүе белән котлыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев