Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алкоголь, наркотик түгел, спортны сайлыйбыз!

10 ноябрьдә «Алинә» универсаль спорт залында татарча көрәш бәйгесе булды. Әлеге районара ярышлар Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышлап һәм «Спорт алкогольгә, тәмәкегә, наркотикларга каршы!» девизы астында үткәрелде. Көрәш келәмендә Аксубай, Алексеевск һәм Әлки районнарыннан 1995-1998 елларда һәм 1999-2004 елларда туган малайлар көч сынашты.

Районара бәйгенең тантаналы өлеше иртәнге сәгать унда башланып китте. Башта яшь көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләде һәм ярыш келәмендә уңышлар теләде. Аннары район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Әгъләм Тукмаков сүз алды.
-Эчке эшләр органнарының профессиональ бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган көрәш бәйгесе белән барыгызны да тәбрик итәм. Бәйгенең девизы да бик актуаль. Биредә күршеләр булып яшәүче Алексеевск, Аксубай һәм Әлки районнарының сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт белән дус иң асыл уллары җыелган дип ышанам. Ә инде ярышта иң көчлеләр, иң осталар җиңү яуласын иде,-диде Әгъләм Гарәфетдинович.
Бәйгенең баш хөкемдары Рәмис Вафин көрәш шартлары белән таныштырды. Балалар ике минут сөлгеләрне билгә салып көрәшәчәкләр. Әгәр җиңүче ачыкланмаса, тагын ике минут сөлгеләрне билгә бәйләп көч сынашачаклар.
Көрәшне гадәттәгечә иң яшь малайлар башлап җибәрде. Шулай бала вакыттан җитди итеп милли көрәш белән шөгыльләнүче әлеге малайлардан киләчәктә әле Сабантуйлар, зур бәйгеләр келәмнәрендә батыр калырлык егетләр үсәр. Ә әлегә алар үз яшьтәшләре белән ярышып чыныгалар, остаралар. Биредә яшь көрәшчеләр спорт секцияләрендә өйрәнгән алымнарны ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен, тренерлары биргән күнекмәләрне, киңәшләрне ничек үтәүләрен күрсәтергә тиешләр.
Ярышлар берьюлы ике келәмдә барды. Бил алышу вакытын күрсәтүче таблолар булу да бик уңайлы. Җанатарлар да шундагы секундларга карап:
-Активрак бул, вакытың бетә,-дип көрәшчеләргә дәрт өстәп тордылар.
Бүген без үзебездә зона ярышлары үткәрсәк, тиздән көрәш буенча республика бәйгеләре дә уздырырга әзербез, минемчә.
Менә беренче келәмдәге иң яшь җиңүче дә ачыкланды - 28 килограммга кадәр үлчәмдә Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матактан) бар көндәшләреннән өстен чыкты. Аның тренеры Илдар Әхмәров. Ә Алмаз Хәйруллин (Яңа Салман), Илназ Мәхмүтов (Алпар) икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Ә менә 32 килограммга кадәр үлчәмдә күрше районның көрәшче малайлары өстенлек күрсәтте. Алексеевскидан Виталий Скворцов - беренче, Аксубайдан Айнур Төхвәтуллин - икенче, Базарлы Матактан Андрей Мишанин өченче булдылар.
Аннан соң үз үлчәмнәрендә Салават Мәрдиев (36 килограммга кадәр, Базарлы Матак), Фәнис Ибәтуллин (40 килограммга кадәр Иске Салман), Рәзил Сафиуллин (45 килограммга кадәр, Иске Чаллы), Евгений Ершов (50 килограммга кадәр, Алексеевск), Руслан Нуртдинов (60 килограммнан авыррак, Базарлы Матак) җиңүче булдылар.
1995-1998 елгылар арасында Ришат Әхмәтшин (40 килограммга кадәр, Иске Салман), Алмаз Ситдыйков (45 килограммга кадәр, Ташбилге), Николай Игнатьев (50 килограммга кадәр, Алексеевск), Рәмис Миндубаев (55 килограммга кадәр, Базарлы Матак), Фидаил Зибәтов (60 килограммга кадәр, Иске Чаллы), Радик Нурмөхәммәтов (65 килограммга кадәр, Яңа Салман), Алмаз Хафизов (70 килограммга кадәр, Базарлы Матак) батыр калдылар.
Җиңүчеләр Диплом һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. Спорт бәйгесенә килүчеләрне Базарлы Матак урта мәктәбендә кайнар ашлар белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"