Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алпарлылар чемпион булды

"Алинә" универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының ярымфинал һәм финал очрашулары булды. Бу көнне чемпион исемен районның иң көчле дүрт командасы дәгъвалады.

Беренче булып волейбол мәйданына алпарлылар һәм "Авангард" (район хакимияте) командасы чыкты. Беренче минутлардан ук "Алпар" инициативаны үз кулына алды өстенлек яулады.
"Газовик" һәм "Медик" арасындагы алышны да тамашачылар зур кызыксыну белән күзәтте. Биш партиядән торган уен "Газовик" файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде.
Өченче урын өчен "Авангард" һәм "Медик" командалары көрәште. Алар икесе дә бик оста уйнадылар, ә җиңү "Медик" уенчыларына елмайды.
Беренче урын өчен "Алпар" һәм "Газовик" арасындагы алыш аеруча киеренке һәм мавыктыргыч булды. Алпарлылар биредә үзләренең бәхәссез өстенлеген расладылар - 3:0 исәбе белән көндәшләрен тар-мар иттеләр.
Шулай итеп, Алпар авыл җирлеге җыелма командасы район чемпионы исеменә лаек булды һәм кубок, алтын медальләр, акчалата призлар белән бүләкләнде. Икенче урында - "Газовик", өченче - "Медик".
"Алпар" командасыннан Риназ Гайфуллин, "Авангард"тан - Айрат Вәлиев, "Газовик"тан - Равил Вәлиев һәм "Медик"тан Риназ Хәйбуллин иң оста уенчылар дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпион