Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Атна җиңүләргә юмарт булды

7 декабрьдә "Алинә" спорт залында ирекле көрәш буенча район ярышлары уздырылды.

Аларда районның 8 мәктәбеннән 80 нән артык укучы катнашты. Командалар арасында беренче урынны Иске Тахтала, икенче-өченче урыннарны Базарлы Матак һәм Хлебодаровка мәктәпләре көрәшчеләре яулады.
* * *

8 декабрьдә район волейболчыларының ветераннар командасы "Татарстан-яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте бүләгенә ярышлар финалында уйнап, дүртенче урынга чыкты. Әлеге күрсәткеч бик үк уңышлы булмаса да, ул 2012 ел уеннары нәтиҗәләре буенча республиканың ир-атлар, хатын-кызлар һәм ветераннар командалары арасында икече урынны алу мөмкинлеге бирде.
* * *
Бадминтон буенча 9 район катнашында Алексеевск бистәсендә үткән ярышларда безнекеләр уңышка иреште.
Павлова Диана ярышларның чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелде! Ә Сафина Алсу өченче урынны алды. Тагын өч бадминтончыбыз 4-5 урыннарга лаек булдылар. Команда составында Юхмачы урта мәктәбе укучылары булып, аларны ярышларга тренерлары Корбанбаев Фәрхад әзерләде.
* * *
Чиратагы зур җиңүләр белән яшь каратечыларыбыз сөендерде: Казан шәһәрендә үткәрелгән "Ак пута" ярышларында (14-17 һәм 18 яшьлек үсмерләр арасында) Зиньков Никита (Базарлы Матак мәктәбе) һәм Варламов Игорь (Түбән Колчурино) беренче, Шәфигуллин Булат белән Арсланов Андрей (Базарлы Матак) - икенче һәм Галимов Илнур белән Шәрәфетдинов Виктор (Алексеевск көллияте филиалы, Базарлы Матак урта мәктәбе) - өченче урыннарны алдылар.
* * *
Гер күтәрү буенча шөгыльләнүчеләр Биектауга җыелып, беләкләре ныклыгын республика ярышларында сынадылар. Ир-атлар арасында Фәттахов Газинур икенче булды, үсмерләр арасында Каргадан Хәсәнҗанов Илнур өченче урынны алды. Әлеге турнирда республиканың 15 районыннан 130 кеше катнашты.
* * *
Мини-футбол буенча район җыелма командасы Аксубайда үткән зона ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Хуҗалар - Аксубай командасын 6:0 һәм нурлатлыларны 4:2 исәбе белән җиңеп, үзләренә финалга юл ачтылар. Чираттагы этап 15 декабрьдә безнең районда уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"