Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон уйнарга өйрәнәчәкләр

Юхмачы урта мәктәбендә балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тренерлары, мәгариф идарәсе, балалар иҗаты йорты белгечләре катнашында районда бадминтонны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә-семинар үткәрелде.

Семинарда катнашучылар әлеге уенга багышланган видеоматериаллар белән таныштылар, ачык дәрес карадылар.

Республика ярышларына кемнәр барыр?
"Алинә" спорт залында 1998-99 елларда туган малайлар арасында татар көрәше һәм ирекле көрәш буенча сайлап алу ярышлары уздырылды. Нәтиҗәләр буенча районның җыелма командасы төзелде, ул республика ярышларында чыгыш ясаячак.

Йөгерделәр дә , сикерделәр дә
Шундый ук сайлап алу ярышлары 1996-97 елгы балалар арасында җиңел атлетика буенча да үткәрелде.
23 мәктәптән җыелган малайлар һәм кызлар төрле озынлыктагы дистанциягә йөгерделәр, озынлыкка һәм биеклеккә сикерделәр. Иске Матак, Югары Колчурино, Түбән Әлки мәктәпләре командалары призлы урыннарны бүлештеләр. Алар шулай ук укучыларның IX республика Спартакиадасында катнашачак.

Спортчылар җиңелде, музыкантлар - алда
20-21 октябрьдә Мамадышта "әфганчы" сугышчы Ирек Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап волейбол турниры уздырылды.
Безнең волейболчылар җиңелүгә дучар булдылар. Ә менә "Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбленең Мамадыш мәдәният йортында чыгышы зур уңыш белән үтте, тамашачылар егетләребезне бик җылы кабул итте.

Бокста уңышларыбыз
Уңышлары белән боксчыларыбыз сөендерде үткән атнада.
Алар Түбән Камада "Нефтехимик" спорт клубының ачык ярышларында катнаштылар һәм бик әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Шәрапов Руслан үз үлчәү категориясендә беренче булды, ә Хәбибуллин Динар белән Айдаров Алмаз икенче урыннарны яуладылар. Шунысын да әйтергә кирәк: егетләргә көндәшләр Пермь, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләреннән, республиканың 8 районыннан җыелган иде бит.

Илфатның беләге нык
Узган атнада район җыелма командасы спортның хәрби төрләре буенча Чистайда үткәрелгән спартакиадада катнашты. Команда Алексеевск агрокөллияте филиалы укучыларыннан тупланган иде. Илфат Бәзиров ике призлы урын яулады: гер күтәрү буенча ул беренче, кул көрәштерүдә икенче булды.

Мини-футболда өченче булдылар
Иске Матак мәктәбе укучыларының мини-футбол командасы чуаш милли-мәдәни автономиясе кубогына ярышларда катнашты.
Шактый оста уен күрсәтеп, безнекеләр 8 команда арасында өченче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"