Базарлы Матак урта мәктәбендә “Әти, әни, мин – спорт яратучы гаилә” дип исемләнгән бәйге узды
Ярышта барлыгы 8 гаилә катнашты. Алар барысы да Хезмәткә һәм саклануга әзер нормативларын 4 юнәлеш: озынлыкка сикерү, тартылу, баскан килеш аска иелү, идәннән этелү буенча тапшырдылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын – Габдулиннар гаиләсе, 2 нче урын – Вәлиевлар гаиләсе, 3 нче урын - Яшиннар гаиләсе. Аларның барысына да истәлек грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев