Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

БӨЕК ҖИҢҮ ХӨРМӘТЕНӘ ЭСТАФЕТА

1 майда район үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы булды.

Көн җилле, салкынча булса да, йөгерешчеләр шактый күп җыелган иде. Иртәдән күтәренкелек, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Ярышлар башланыр алдыннан бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин бәйрәм белән котлады, уңышлар теләде.
Эстафетада 189 йөгерешче катнашты. Боларның 81 е мәктәп укучылары, калганнары оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре. Районның 27 мәктәбе, 15 авыл җирлеге, 16 оешма бәйгегә үз вәкилләрен җибәргән иде.
Укучылар арасында беренчелекне малайлардан Нияз Фәсхетдинов (Түбән Әлки), кызлардан Надежда Яковлева (Чуаш Борнае) яуладылар. Оешмалар арасында Руслан Советников (ДЮСШ) һәм Анна Чуманова (гимназия) иң җитез йөгерешчеләр булып танылды. Командалар арасында беренче урын аграр көллият филиалына бирелде.
Җиңүчеләргә "Бердәм Россия" партиясенең территориаль бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Единая Россия"