Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бокс осталары үсә

Үткән шимбәдә "Алинә" универсаль спорт залында район тарихында беренче тапкыр 9-16 яшьлек малайлар арасында бокс буенча ачык турнир үткәрелде. Анда Алексеевск районы командасы да катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйсә Хәбибуллина әйтүенчә, беренче коймак төерле булмады. Турнир анда катнашучыларга да, тамашачыларга да (кызганыч, бәйгене карарга килүчеләр күп түгел иде) чын мәгънәсендә бокс бәйрәме бүләк итте. Безнең малайлар өчен бу профессиональ рингта беренче ярыш булды. Хөкемдарларның төгәл эшләүләре, ринганонсер (алып баручы) Рифкать Сәгъдиевның комментарийларны гаҗәеп оста, мавыктыргыч итеп алып баруы, бәйгедә катнашучы һәр егетне кызыклы итеп тәкъдим итүе - болар барысы бергә бәйрәмчә атмосфера тудырды.
Риназ Гыйззәтов, Илгизәр Нигъмәтуллин, Фаил Галиев, Руслан Шәрапов, Алмаз Хәйдәров башкаруындагы бокс профессионалларның рейтинг ярышларының телевизион копиясе кебек булды. Хәрәкәтләрнең җиңел стиле, ике кул белән дә куәтле бәрүләр (хуки, апперкоты,…), оста саклана белү - бер сүз белән әйткәндә, безнең боксчы егетләр күбәләкләр кебек очтылар, умарта кортларыдай чактылар. Ә аларның көндәшләренең нинди дәрәҗәдәге боксчылар булуы хакында төрле чемпионатларда һәм беренчелекләрдә яулаган титуллары да ачык сөйли. Әйтик, Владислав Солдатов - Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә профсоюзларның үзәк советы җиңүчесе, Владислав Тутучкин - Татарстан Республикасы чемпионаты призеры.
-Беренче уңышсызлыкларга да карамастан (ә алар чыныктыра, ялгышларда өйрәнәләр бит), мин яшь боксчыларыбыз Али Кануровның, Адель Җәләловның, Кирилл Зинкинның перспективалы спортчылар булуларын безгә әле исбатлыйсыларына ышанам,-ди ДЮСШ тренеры Рифкать Сәгъдиев. -Аларны бит СССР спорт мастеры, тренер Илшат Нуретдинов өйрәтә. Ә ул яшьләр белән бөтен күңелен биреп эшли, малайлардан техник яктан оста һәм грамоталы боксчылар әзерләргә тырыша.
Турнирның йомгаклау өлеше дә бик матур һәм тантаналы булды. Рингка җиңүчеләр һәм призерлар чакырылды, аларга "Алинә" спорт залы директоры Айтуган Вафин медальләр, грамоталар, акчалата призлар тапшырды.
Хәерле сәгатьтә! Ринганонсер Рифкать Сәгъдиев әйткәнчә, боксчылар бәйгеләренең алга таба даими рәвештә үткәреләсенә ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"