Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ә бездә – күңелле Олимпия уеннары

    7 февраль иртәсе. Урамда термометр минус 35 градусны күрсәтә. Балалар мәктәпкә дә бармады бу суыкта. Шулай да кичкырын балалар һәм олылар авыл мәдәният йортына агылды. Битләре суыктан алланган малайлар һәм кызлар "Күңелле Олимпия уеннары"на ашыктылар шулай. Сочида ХХII кышкы Олимпиада ачылуга багышланган бу спорт чарасын мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина...


    7 февраль иртәсе. Урамда термометр минус 35 градусны күрсәтә. Балалар мәктәпкә дә бармады бу суыкта. Шулай да кичкырын балалар һәм олылар авыл мәдәният йортына агылды.

    Битләре суыктан алланган малайлар һәм кызлар "Күңелле Олимпия уеннары"на ашыктылар шулай. Сочида ХХII кышкы Олимпиада ачылуга багышланган бу спорт чарасын мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина һәм башлангыч мәктәп укытучылары Наталья Кашкарова, Наталья Кузнецова оештырдылар.

    Яңа мәдәният йортының иркен җылы залында кечкенәләр дә, олырак балалар да, әти-әниләр дә җыелды. Менә балалар ике командага бүленеп сәхнәгә күтәрелделәр. Россия гимны яңгырады. Каратэ буенча берничә мәртәбә район һәм республика ярышлары чемпионы булган Данил Яганев Россия флагын алып керү хокукына ия булды.

    Алина Садиванкина балаларга Олимпия уеннарының тарихы хакында сөйләде. Шунда һәркемне гаҗәпкә калдырып сәхнәдә грекларның ут алиһәсе пәйда булды.

    Менә күңелле эстафеталар башланды. "Олимпия уты", "Туплы хоккей", "Күңелле биатлон" һәм башка бәйгеләрдә көч сынашты командалар. Балалар бер команда булып, бер-беренә ярдәм итеп ярыштылар. Ахырдан барысы да бүләкләргә ия булдылар. Ә Олимпия уеннары турында күпме яңа нәрсә белделәр алар!

    фото vneshmarket.ru сайтыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 февраль 2018 - 09:13
      ГАЗИНУР ФӘТТАХОВ - ГЕР СПОРТЫ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ. ВИДЕО
    • Әлки район хакимияте һәм башкарма комитеты, мәдәни учреждениеләр коллективларының отчет концерты
    • концерт
    • Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы концерты
    • Алпар урта мәктәбендә волейбол буенча турнир
    • “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясе
    • Нәби Дәули исемендәге V ачык фәнни-тикшерену конференциясе
    Ночной режим