Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Егетләр солдат хезмәтенә әзерләнә

РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы тирында төз ату буенча бәйге оештырылды. Анда хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге ярыш 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә атап үткәрелде.

Бәйгедә район мәктәпләреннән 15 команда катнашты. Иң башта ОСТО (ДОСААФ) район оешмасы рәисе Марат Хөснетдинов ярышка килгән булачак солдатларны, аларның остазларын Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде.
-Бу бәйрәм быел аеруча үзенчәлекле, булачак солдатлар өчен бигрәк тә. 1612 елда, нәкъ 400 ел элек 4 ноябрьдә Мәскәү поляк илбасарларыннан азат ителгән. Ә инде 200 ел элек - 1812 ел Россиягә басып кергән Наполеон гаскәрләренең тар-мар ителүе белән тарихка кереп калган. Дәүләтебез һәрчак тыныч, нык булсын өчен аның иминлеген саклаучы армиянең дә көчле булуы зарур. Сез киләчәктә хәрби хезмәт үтәсе яшьләр. Һәм Ватан сакчысы булуга физик яктан да, аң-белем белән дә әзер булу кирәк,-диде Марат Зәйнетдинович.
Ярыш шартлары, тәртибе белән танышкач, беренче дүрт мәктәп - Түбән Әлки, Хузангай, Иске Чаллы, Яңа Салман мәктәпләре егетләре ату сызыгына бастылар. Башта һәр кешегә пневматик мылтыкның төзлеген сынау өчен өчәр ядрә бирелә. Аннан зачет өчен өч ату башкарыла.
Ату сызыгына басучылар, нәкъ хәрби хезмәттәге сыман, үзләренең ярышка әзер булулары турында рапорт биреп чыгалар. Шуннан соң "атарга!" дигән команда яңгырый.
Билгеле, бәйгедә катнашучы командаларга 9,10,11 сыйныфларда укучы егетләрнең иң төз атучылары гына эләккән. Ә төз ату буенча күнегүләр ясау яисә урыннарда ярышлар үткәреп иң осталарны ачыклау мөмкинлеге һәр урта мәктәптә диярлек бар. Пневмомылтыклар моңа кадәр районның бары өч мәктәбендә булмаган. Алга китеп булса да әйтик, бу бәйгедән соң шул Иске Тахтала, Борискино һәм Хлебодаровка мәктәпләренә муниципаль район башлыгы исеменнән пневмомылтыклар тапшырылды.
Ату бәйгесе шактый оешкан төстә барды. ОСТО (ДОСААФ) район оешмасы мондый ярышлар үткәрә-үткәрә шактый шомарган икән. Хөкемдарлар да үз эшләрен җаваплы һәм гадел башкардылар.
Ни генә димә, районкүләм ярышта мәктәп данын яклау яшь мәргәннәргә зур җаваплылык йөкли. Шуңадыр, ату сызыгына баскан кайбер егетләр бераз югалыбрак та калдылар. Әмма иптәшләренең көч биреп, дәртләндереп торуы аларга кыюлык өстәде. Мәктәбеңне алга чыгару, үзеңне күрсәтү омтылышы, сиңа өмет баглаган остазыңның ышанычын аклау теләге, җаваплылык хисе дә егетләрне бөтен ихтыяр көчләрен туплап, зур тырышлык белән чыгыш ясарга этәргәндер мөгаен.
Өч сәгатькә сузылган ату ярышы ахырына якынлашты. Инде нәтиҗәләрне игълан итеп, иң-иңнәрне бүләкләү башланды. Гомумән алганда, бәйгедә катнашкан егетләрнең барысы да диярлек әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.
Булачак солдатлар арасында төз ату буенча район чемпионы дип исә Түбән Әлки урта мәктәбе укучысы Динар Сафин танылды. Икенче күрсәткеч - Югары Колчурино урта мәктәбеннән Виктор Черновта. Өченче урынга Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Раил Сафиуллин чыкты.
Командалар арасында беренчелекне Яңа Салман урта мәктәбе (команда җитәкчесе Искәндәр Хәлиуллин) яулады. Икенче урында - Түбән Әлки мәктәбе (Рәфис Билалов), өченче - Базарлы Матак урта мәктәбе (Сергей Платонов). Җиңүче егетләргә һәм командаларга ОСТО (ДОСААФ) исеменнән дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәзер хәрби хезмәт вакыты бер ел гына. Егетләребезне, солдат булгач өйрәтерләр әле, дип армиягә озату һич дөрес булмас. Барына да өйрәнеп, чын мәгънәсендә ил сакчысы булып җитешү өчен бер ел азрак вакыт. Шуңа да иртәгә хәрби хезмәткә чакырылучылар инде һөнәр дә үзләштереп, чыныгу һәм хәрби хезмәтнең башлангыч белемен алып өлгерергә тиешләр. Бу юнәлештә ОСТО (ДОСААФ) район оешмасы шактый нәтиҗәле эшләр башкара. Быел әнә беренче тапкыр хәрби автомобильләр, йөк машиналары йөртүчеләр әзерли башладылар. Моның өчен оешманың базасы да, техник тәэмин ителеше дә тиешле таләпләргә җавап бирә. Ә инде төз ату буенча үткән ярыш булачак ил сакчыларына үзеңне күнегүләр, чыныгулар аша хәрби хезмәткә әзерләү зарурлыгын кабат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО (ДОСААФ)