Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки егетләре – беренче урында

26 гыйнварда "Алинә" универсаль спорт залында мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына милли көрәш бәйгесе булды. Турнирда Әлки, Алексеевск, Саба районнарыннан һәм Казанның Идел буе районыннан 146 көрәшче катнашты. Иң күп призлы урыннарны районыбыз мәктәпләре укучылары яулады.

Бәйгедә районның 14 мәктәбеннән көрәшчеләр үз көчләрен сынады. Бу көрәшнең бездә гаять популяр булуын тагын бер кат раслый. Гомумкоманда зачетында безнең район җыелма командасы лаеклы төстә беренче урынны алды. Төрле категорияләр буенча 45 призлы урынның 30 ы Әлки көрәшчеләренә бирелде.
Икенче урынны Алексеевск районы командасы яулады, ә өченче - Саба районы көрәшчеләре. Җиңүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев бүләкләде. Көрәшчеләрне шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде.
Турнирны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе "Хузангай" АХҖК җитәкчесе Евгений Чугуновка, "Яшь Көч" җитәкчесе Фәнис Хәмитовка, фермерлар Рамил Гыйматдиновка, Тәлгать Фәттаховка, Рамил Гариповка, Рәфис Әсәдуллинга, Фәнил Гәрәевка, Наталья Лилуашвилига, Надыйр Зәйнуллинга, Рәмзил Әхмәдиевка, Виталий Филипповка һәм ашханәдә төшке аш оештырган өчен гимназия директоры Фәридә Яруллинага рәхмәт белдерде. Тәлгать Әхмәтшин сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен грамота һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде.

1999-2003 елларда туганнар
арасында җиңүчеләр

25 килограммга кадәр
1.Хәйруллин Алмаз - Яңа Салман
2.Башлыков Максим - Алексеевск
3.Зәйнуллин Данил - Алпар

30 килограммга кадәр
1.Мәхмүтов Илназ - Алпар
2.Демидов Илнар - Алпар
3.Нигъмәтуллин Айнур - Алексеевск

35 килограммга кадәр
1.Скворцов Виталий - Алексеевск
2.Мәрдиев Салават - гимназия
3.Гайфуллин Фаил - Яңа Салман

40 килограммга кадәр
1.Миндубаев Динар - Иске Чаллы
2.Мирзагалиев Айрат - Алексеевск
3.Полевщиков Александр - Казан

45 килограммга кадәр
1.Сафиуллин Рәзил - Иске Чаллы
2.Гатауллин Илназ - Иске Салман
3.Ибәтуллин Фәнис - Иске Салман

45 килограммнан югары
1.Бәйрәмов Фәнис - Саба
2.Камалетдинов Марат - Яңа Салман
3.Нуретдинов Руслан - Базарлы Матак мәктәбе

1995-1998 елларда туганнар
арасында җиңүчеләр

45 килограммга кадәр
1.Әхмәтшин Ришат - Иске Салман
2.Хәкимов Алмаз - Түбән Әлки
3.Ситдыйков Алмаз - агрокөллият

50 килограммга кадәр
1.Игнатьев Николай - Алексеевск
2.Насыйбуллин Фәнзил - Иске Чаллы
3.Гарипов Рәзил - Татар Борнае

55 килограммга кадәр
1.Миндубаев Рәмис - гимназия
2.Якупов Илназ - Саба
3.Мохерин Игорь - Саба

60 килограммга кадәр
1.Галиуллин Алмаз - Яңа Салман
2.Заһидуллин Дамир - Саба
3.Зибәтов Фидаил - Иске Чаллы

65 килограммга кадәр
1.Нурмөхәммәтов Радик - Яңа Салман
2.Шәмсетдинов Илнур - Иске Чаллы
3.Романов Александр -Алексеевск

70 килограммга кадәр
1.Фәттахов Айрат - Карга
2.Ибәтуллин Радик - Иске Салман
3.Таштиев Ранис - Саба

Ир-атлар арасында
җиңүчеләр

65 килограммга кадәр
1.Апаяров Данис - Түбән Биктимер
2.Хәсәнҗанов Илнур - Карга
3.Сабиров Марсель - Базарлы Матак

75 килограммга кадәр
1.Хәмидуллин Алмаз -Базарлы Матак
2.Маликов Нияз - Саба
3.Гыйниятуллин Илсур-Базарлы Матак

100 килограммга кадәр
1.Закиров Дилүс - Саба
2.Ермолаев Илдар -Саба
3.Закиров Альберт - Базарлы Матак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"