Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки җире чемпионнарны ачыклады

Футбол җанатарлары өчен 23-25 ноябрь көннәре чын мәгънәсендә бәйрәм булды - "Алинә" спорт комплексында авыл районнарының ир-атлар җыелма командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары үткәрелде. Ярышлар IХ "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында узды.

Беренче көн
Җомга көнне районга Алексеевск, Әлмәт, Биектау, Кама Тамагы, Саба, Чирмешән районнарыннан футбол командалары килеп төште. Һәм алар эшне озакка сузмыйча, осталыкларын ачыклауга да керештеләр - беренче уен иртәнге 10 сәгатьтә үк башланып китте. Биектау һәм Алексеевск егетләренең финал ярышларында очрашуы икенчеләре файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.
Әйтергә кирәк, уен мини, ягъни кечкенә дип аталса да, мәйданы да чын футбол кырының бер почмагы кадәр генә булса да, һәр командада бишәр генә уенчы уйнаса да, уен дәртле, кайнар, ә җанатарлар актив булдылар. Очрашу тәмамланырга мке минут кала Биектау егетләре көндәшләре капкасына тупны керткәч, аларның сөенечле "ур-ра!"лары колакларны тондырырлык булды.
Аннары финал уеннарын ачу тантанасы үткәрелде. Өстә саналган тәртиптә командалар, үз районнары байракларын да тотып, залга үттеләр. Футболчылар колоннасы ахырында безнең егетләр - хуҗалар сыйфатында ярышларда катнашырга чакырылган Әлки командасы да бар иде. Тантананы алып баручы спорт мәктәбе тренеры Гөлчәчәк Камалова командаларның казанышларына да тукталып үтте. Әйтик, күршеләр - Алексеевск районы командасы чемпионатның икенче зонасында үткәрелгән сайлап алу ярышларында икенче урынны яулады, ә үткән елларда Татарстан чемпионаты призеры булды. Әлмәтлеләр - мини-футбол буенча 2010 елгы Татарстан чемпионнары. Биектау егетләре чемпионатның беренче зонасы сайлап алу уеннарында җиңеп чыккан., ә Кама Тамагы спортчылары шунда ук икенче урынны яулаганнар. Саба районы командасының да үткән еллар нәтиҗәләре әйбәт, 2010 елгы чемпионатта призер булган егетләр. Чирмешәнлеләр ел саен диярлек әлеге чемпионатның финал уеннарына ук чыгуга ирешә. Шулай итеп, һәр команда көндәшләре өчен каты чикләвеккә тиң. Безнең егетләргә исә бу уеннарда катнашу бәяләп бетергесез тәҗрибә булачак.
Өч көнгә сузылачак ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Татарстан Республикасының "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов сәламләделәр, җиңүле уеннар теләделәр. Бу теләкне бер сафка басып Россия һәм Татарстан гимнарын, аннары Рифат Садыйков башкаруында "Мин яратам сине, Татарстан" җырын тыңлау да ныгытып җибәргәндер.
Уеннарны ачу тантанасын озакка сузмадылар оештыручылар һәм футболчылар. Командалар җитәкчеләре киңәшмәгә җыелган арада Әлки белән Чирмешән районнары командалары бер-берсенең капкалары ныклыгын сынаша да башладылар. Уен күңелле булды, чөнки җанатарлар туп кергән саен сикереп торып хуплауларын белдерделәр. Ничек хупламыйсың да сөенмисең ди - безнең егетләр көндәшләрен 5:2 исәбе белән җиңделәр бит!
Төштән соңга билгеләнгән очрашуларда да капка сакчыларына нык кына дулкынланырга туры килде: Саба футболчылары Кама Тамагыннан көндәшләрен 7:1, алексеевскилылар чирмешәнлеләрне 9:1 исәбе белән җиңделәр. Уенны матур җиңү белән башласа да, безнең егетләр Биектау командасына 1:3 исәбе белән оттырдылар. Капкага керткән туплар саны буенча рекордны Әлмәт командасын " тезләндергән" сабалылар куйды - бу очрашу алар файдасына 10:3 исәбе белән тәмамланды.

Икенче көн
24 ноябрьдә ярышлар дәвам итте. Сәгать 11 гә безнең район командасының күрше Алексеевск футболчылары белән очрашуы билгеләнгән иде. Алексеевск командасы ярышларның беренче көнендә көчле, әйбәт һөҗүмнәр оештырырга сәләтле булуы белән үзен күрсәтергә өлгерде. Ике очрашу да алар файдасына төгәлләнде. Чирмешәнлеләрне аеруча зур өстенлек белән (9:1) бирелергә мәҗбүр иттеләр.
Финал ярышларының икенче көнен исә Биектау һәм Чирмешән районнары командалары башлап җибәрде. Биектаулылар - сайлап алу турында үз төркемнәрендә беренче урынны яулаган команда. Ә чирмешәнлеләр безнең районда узган сайлап алу бәйгеләрендә өченче урынны алган иде.
Беренче минутлардан ук Биектау уенчылары көндәшләре капкасына һөҗүм башлады. Уен башлыча чирмешәнлеләр капкасы тирәсендә барды. Аларның капкасына туплар бер-бер артлы кереп кенә торды. Техника ягыннан да, уен кырында дөрес хәрәкәт итү буенча да биектаулылар көндәшләреннән бер башка өстен иделәр шул. Нәтиҗәдә алар керткән биш тупка Чирмешән командасы ике туп белән генә җавап бирә алды.
Менә күп санлы җанатарларының көчле алкышлары астында Әлки командасы уенга чыкты. Безнең көндәшләр бик җитди. Ике як та көчле-көчле һөҗүмнәр ясады. Әмма, очрашуның шактый вакыты үтсә дә, исәп әлегә ачылмады. Һәм менә алексеевскилылар безнең капкага беренче тупны керттеләр. Җанатарлар әлкилеләргә көч биреп, исәпне тигезләргә рухландырып торганда Алексеевск футболчылары безгә янә бер гол ясадылар.
Мин Биектау командасы тренеры белән янәшә утырып, аның уенга бераз комментарий бирүен сорадым. Аның аңлатмаларыннан күренгәнчә, безнең футболчылар тупны алуга тизрәк иптәшләренә бирү ягын карыйлар, үзләре һөҗүмгә күчмиләр. Гомумән, безнекеләр көндәшләр капкасына тупны аз типтеләр, ә бит мөмкинлекләре бар иде. Әнә бер уенчыбыз көндәшләр капкасы алдында тупны алгач та иптәшенә пас ясады. Югыйсә үзенә капкага тибәсе иде. Нәтиҗәдә тупны югалттылар. Минем "комментатор" моны "көндәш файдасына уйнау" дип тә бәяләде. Безнең уенчылар мәйданда аз хәрәкәтләнделәр, планлы һөҗүмнәр дә аз булды. Нәтиҗәдә очрашу Алексеевск командасы файдасына 6:0 исәбе белән төгәлләнде.
Димәк, без финалга узмадык. Алда безне бишенче, алтынчы урыннарга уйнау өчен Әлмәт командасы белән очрашу көтә. Әлеге уенда ничек тә өстен калырга иде безгә. Инде бит командабызга йомшаграк якларын чамалап уенына кайбер төзәтмәләр кертү өчен очрашулар саны да шактый булды.
Төштән соң футбол кырына әлмәтлеләр белән очрашуга безнекеләр чынлап та җиңәргә дигән ныклы ният белән чыктылар. Бертуктаусыз һөҗүм итүләр, һәр мөмкинлектән файдаланып әлмәтлеләр капкасына тупны тибүләр нәтиҗәсез калмады - исәп безнең файдага ачылды. Аннан бер-бер артлы гол кертүләр дәвам итте. Әлмәтлеләрне бишкә ноль белән җиңеп барабыз бит. Кая булган бу һөҗүмнәр алдагы очрашуларда…
Менә әлмәтлеләр дә уянды, берне, икенчене…шулай туп кертә-кертә исәпне 5:4 ясадылар. Әлкилеләр тагын җавапсыз ике гол кертеп, 7:4 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.

Өченче көн
Якшәмбе көнне финалга чыккан иң көчле командалар көч сынашты. Без чемпионатта бишенче урынны алдык. Бу бәйгедә республиканың 31 районыннан командалар катнашуын исәпкә алсак, бишенче урын безнең өчен начар күрсәткеч түгел.
Өченче урын өчен Биектау һәм Кама Тамагы районнары көч сынашты. Биектаулылар көндәшләреннән шактый өстен булуларын уенның һәр минутында күрсәтеп тордылар. Һәм исәп 4:2 белән Биектау командасы файдасына төгәлләнде.
Менә иң соңгы һәм иң кызыклы уен - беренче, икенче урыннар өчен очрашу башланды. Бу хокукны Саба һәм Алексеевск командалары яулаган иде. Командаларның икесе дә көчле - кискен һәм кыю оештырылган һөҗүмнәр, мәйданның һәр почмагында оста тактикалы уен күрдек бу очрашуда. Бигрәк тә Саба командасы яхшы уйнады - алар бербөтен коллектив булып алга ыргылалар, бер үк вакытта саклану ягын да онытмыйлар. Тупны берсеннән берсенә оста күчерәләр. Профессионал футболчылар диярсең. Билгеле, сабалылар спортның бу төре белән күптәннән һәм ныклап торып шөгыльләнәләр. Алар күп командаларга үрнәк булдылар, уенны тамаша кылучы яшьләрнең дә күбесендә аларга охшау омтылышы тугандыр, мөгаен.
Саба белән Биектау командалары арасындагы очрашу башта тигез барса да, тора-бара сабалылар өстенлекләрен расладылар һәм уен алар файдасына 5:4 белән төгәлләнде.
Һәм менә авыл районнарының ир-атлар командалары арасында барган мини-футбол ярышларына йомгак ясау тантанасы да башланды. Иң элек сүз мәйдан хуҗаларына - Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга бирелде.
-Шундый зур бәйгенең Әлки җирендә үтүенә без бик шат. Аны югары оешканлык белән уздыру өчен барлык шартларны да тудырырга тырыштык. Уеннар бик мавыктыргыч, җанатарлар өчен кызыклы барды. Күренеп тора, биредә республиканың иң көчле командалары гына чыгыш ясады. Мин һәр командага киләчәктә зур уңышлар телим,-диде Александр Федорович.
Республиканың "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов финал уеннарын гаять җитди әзерлек белән оештырган өчен районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтте.
-Бүген быелгы чемпионатның финал уеннары төгәлләнде. Һәр команда бәйгегә зур әзерлек белән килгән, мәйданда һәркайсы көчле уен күрсәтте,-дип билгеләп үтте ул.
Көчле алкышлар астында чемпионатта өченче урынга чыккан Биектау командасы, икенче урынны алган Алексеевск командасы бронза һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде. Ә чемпион исемен Саба командасы яулады, аның уенчыларына алтын медальләр тапшырылды. Һәр команда "Уңыш" җәмгыяте кубокларына ия булды.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының һәм "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыятенең Рәхмәт хатлары иң оста капкачы Николай Игнатьевка (Алексеевск), иң оста сакчы Айдар Хәсәновка (Кама Тамагы), иң оста һөҗүмче Салават Сәмигуллинга (Биектау) һәм иң оста уенчы Айдар Яруллинга (Саба) тапшырылды.
Шундый ук Рәхмәт хатлары белән финал уеннарын әйбәт оештырган өчен районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, ДЮСШ директоры Илназ Гыйматдинов һәм "Алинә" универсаль спорт залы директоры Айтуган Вафин бүләкләнделәр.
Ә районыбыз исеменнән истәлекле бүләкләр объектив һәм оста хөкем иткән судьялар Альберт Шакировка (Казан), Ринат Садыйковка (Буа) һәм "Уңыш" җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтовка тапшырылды.
Җиңүче футболчылар өч көн буе уеннарны тамаша кылган зал тулы җанатарларны тагын бер кат сәламләделәр.
Әйтергә кирәк, район мәгариф идарәсе, район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә уеннарны үткәрүдә үзләреннән шактый өлеш керттеләр.
Чемпионат төгәлләнде. Мондый зур бәйге районда беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, ул зур оешканлык белән узды. Оештыручылар белдерүенчә, мондый масштаблы ярышлар бу залларда әле тагын да үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"