Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футбол чемпионаты

Футбол буенча район чемпионаты дәвам итә. Финалның 1/8 плей -офф матчлары уйналды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Альтат" - "Зенит" - 6:0, "Авангард" - "Булгар" - 8:2, "Старт" - "Актай" - 1:6, "Батыр" - "Мәгариф" - 1:3, "Каскад" - "ДЮСШ" - 1:1, "Черемшан" - "Ротор" - 0:2, "Нохрат" - "Барс" - 9:1, "Ракета"-...

Клубта теннис уйныйлар
Узган атнада Бибай Чаллысы, Яңа Чаллы, Демидовка, Әхмәт авыллары клубларында шашка һәм өстәл теннисы бәйгеләре булды.
Ярышлардан соң "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" тематик дискотекалар оештырылды. Бу атнада Иске Матак, Иске Чаллы, Чуаш Борнае, Чуаш Шәпкәсе авылларында шундый ярышлар үткәрелә.

Ял белән спорт бергә
4 каратэчы Түбән Камада өйрәнү-тренировка җыеннарында булып кайттылар. Алар 18 көн буе тренировкаларда булдылар, ярышларга тактик һәм техник әзерлек үттеләр.
Ә Хузангай урта мәктәбеннән 10 укучы бер атна Чистай шәһәрендә лагерьда ял иттеләр.

Җырчы хөрмәтенә көрәштеләр
10 августта Татар Борнаенда якташыбыз, җырчы Мирсәет Сөнгатуллин хөрмәтенә милли көрәш, армрестлинг һәм гер спорты ярышлары оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев