Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җилдәй җитезләр узышты

    Үткән атнада район үзәгендә Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә җиңел атлетика кроссы бәйгесе үткәрелде. Ярышларда 13 авыл җирлегеннән, 7 оешмадан һәм 22 гомумбелем мәктәбеннән 169 кеше катнашты.

    Ярышлар башланыр алдыннан йөгерешчеләр Азат итүче солдат һәйкәле һәм мәңгелек ут каршына тезелделәр. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова аларны бәйрәм белән тәбрикләде, ярышта уңышлар теләде.
    Спорт трассасына башта мәктәп укучылары чыкты, аннан ике километрлы дистанцияне башка катнашучылар йөгереп узды. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары арасында Иске Матак мәктәбеннән Семен Юманов, Базарлы Матак мәктәбеннән Данил Корноухов, Түбән Кәчи мәктәбеннән Дмитрий Толстов призлы урыннарны алды. Ә кызлар арасында Борискинодан Алена Самарина, Чуаш Борнаеннан Снежана Якорева, Иске Әнҗерәдән Мария Ведяскина җиңүче булдылар. 10-11 сыйныфлар укучылары арасында Иске Матактан Антон Леонтьев, Хузангайдан Дмитрий Советников, Борискинодан Виталий Казаков бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
    35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында Базарлы Матактан Алексей Смородинов һәм Илдус Рәхмәтуллин, 35 яшьтән олыраклар арасында Касыйм Насыйбуллин призлы урыннарга ия булды. Ә пенсионерлардан Әнвәр Галимовка тиңнәр булмады. 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында призлы урыннар Иске Матактан Мария Ферапонтовага, Базарлы Матактан Виктория Трифоновага һәм район үзәк хастаханәсеннән Майя Юсубовага бирелде. 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Яңа Салманнан Әнисә Хәйруллина, үзәк хастаханәдән Татьяна Стрелкова, Иске Салманнан Надежда Рыжкова җиңүчеләр булды.
    Җиңүчеләр грамоталар, истәлекле призлар белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: