Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүгә бер генә адымда идек

Үткән шимбәдә "Алинә" универсал спорт залында "Татарстан-яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призларына икенче лига ир-атлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары булды. Анда Саба, Актаныш, Аксубай һәм Әлки районнары командалары катнашты.

Командаларның һәммәсе зур осталык белән, матур һәм техник яктан камил уйнадылар. Бу дүрт җыелма команданың барысы да республиканың иң көчле сигез волейбол командасы арасына керәләр бит. Шуңа очрашулар киеренке көрәштә узды. Әйтик, стадион хуҗалары әлкилеләр һәм Аксубай районы волейболчылары арасындагы уен беренче минутларда ук тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Безнекеләр сер бирмәде: баштан ук югары темп алып, көчләрен туплап, көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңделәр.
Саба һәм Актаныш районнары командалары арасындагы очрашу да югары дәрәҗәдә узды. Сабалылар үз өстенлекләрен тиз күрсәттеләр. 2:0 исәбе белән җиңеп, алар безнең районга алдынгы урыннарның берсен яулау нияте белән килүләрен ачык сиздерделәр. Һәм моңа ирештеләр дә.
]Бүтән районнар командалары да тамашачыларның күңелен яулый алдылар, аларны ихластан җан атарга мәҗбүр иттеләр. Безнең волейболчылар һәм Актаныш командасы арасындагы уенда өстенлек бик тиз әлкилеләр ягына күчте. Рәттән ике уенны отып, безнең спортчылар лаеклы җиңү яуладылар (2:0), көндәшләрен "сыртка салдылар".
Саба һәм Аксубай командалары арасындагы очрашу беренчеләренең бәхәссез өстенлеге белән барды. Һәм сабалылар 2:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
Өченче-дүртенче һәм беренче-икенче урыннар өчен гаять киеренке көрәш барды. Аксубай һәм Актаныш районнары командалары өченче урын өчен "тарткалаштылар", уен бик кызыклы булды. Командаларның әле берсе, әле икенчесе өстен чыкты, исәп 2-3 очко аерма белән барды. Әмма актанышлылар көчлерәк, җитезрәк булды һәм инде популярга әйләнгән 2:0 исәбе белән көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте.
Билгеле, ярышларның апогее әле алда иде: уенчылар үзләре дә, тамашачылар да кемнең җиңүче булып каласын дулкынлану белән көттеләр. Әлкилеләрнең һәм сабалыларның шанслары тигез диярлек иде бит. Әмма һәрчак иң көчле уенчы җиңә. Саба районы командасы әнә шундый булып чыкты. Безнең егетләр дә җиңүгә якын иделәр анысы. Без барыбыз да "Татарстан-яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте төп призының безнең командага буласына өметләндек. Әмма Әлки районы җыелма командасы икенче урынга чыкты. Ышанып әйтә алабыз, безнең өчен бу - әйбәт нәтиҗә. Шул рәвешле бит волейболчыларыбыз Татарстанның иң көчле командаларыннан берсе булуларын расладылар.
Алдынгы урыннарны яулаган командалар "Татарстан-яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте медальләре һәм призлары белән бүләкләнделәр. Ә командаларның иң яхшы уенчыларына "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Мондый дәрәҗәгә Саба районыннан Рөстәм Шәрәфиев, Актаныштан Ринат Гыйзетдинов һәм безнең Алексей Новиков лаек булдылар.
Уеннарны бөтенсоюз категориясенә ия судья Рафаиль Раицкий хөкем итте.
Бу ярышлар волейболның әлкилеләр арасында бик популяр булуын, безнең республика масштабындагы уеннарны үткәрүдә бай тәҗрибә туплый баруыбызны күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"