Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АШКАНДА

Хыялыңны тормышка ашырырга бик тә теләсәң һәм моның өчен күп эшләсәң, иртәме-соңмы ул барыбер чынга әвереләчәк. Менә безнең футбол секциясендә шөгыльләнүче малайлар да чын-чынлап яңа ел бүләгенә ия булдылар. Кышкы каникул көннәрендә алар "Рубин" профессиональ футбол клубы призларына 2001-2003 елларда туган малайлар арасында үткәрелгән футбол турнирында катнаштылар.

Казан шәһәрендәге Үзәк стадионга килеп, анда өсте ябулы, ясалма газон җәелгән искиткеч зур манежга аяк баскач, безнең малайлар шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән өнсез калдылар хәтта. Мондый шартларда бит тренировкаларны һәм төрле дәрәҗәдәге матчларны тәүлек әйләнәсе үткәрергә була. Казанлыларның яшьләр составы безнең алда тренировка ясап та алды. Яңа урын, дулкынланулар үзенекен итте: беренче мәлдә безнең малайлар бераз югалып калдылар, шуңадыр да Чабаксар шәһәреннән килгән яшьтәшләренә 0:3 исәбе белән оттырдылар. Әмма алар үзләрен кулга алдылар, стадионга ияләшә төштеләр һәм Бөгелмә командасын инде 2:1, 3:2, 4:3 исәбе белән бөтен матч буена отып бардылар. Кызганыч, уенның соңгы минутларында бераз концентрацияне югалтып, урынсыз туп кертүгә юл куйдылар - 4:4. Ярышның беренче көненең йомгаклау уенында исә яшь футболчыларыбыз "Рубин"-2 командасын 4:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Икенче көнне, 9 гыйнварда, безгә малайларыбызның әлеге уңышы очраклылык түгеллеген исбатларга кирәк иде. Һәм, "Рубин"-1 командасын 4:0, "Рубин"-3 командасын 3:0 исәбе белән җиңеп, безнең "Сокол" 10 очко җыйды. Икенче урын - безнеке! Ә Руслан Галиев иң яхшы капкачы булып танылды.
Мондый турнир кышкы каникул көннәрендә ел саен үткәрелеп килә. Аның максаты - сәләтле балаларны "Рубин" профессиональ футбол клубының мәктәп-интернатына сайлап алу. Бу юлы барлык катнашучылар арасында Чиләбе шәһәреннән Саадам исемле 2003 елгы малай аеруча аерылып торды. Аны "вундеркинд" дип атасаң да һич ялгыш булмас, футбол кырындагы осталыгы белән ул бар кешене шаккатырды.
12 яшькә кадәр булган малайлар даими рәвештә үзләренең зур мөмкинлекләрен, осталыкларын күрсәтсәләр, аларны "Рубин" мәктәбенә чакыралар. Безнең яшь футболчылар арасында да андыйлар бар, әмма әлегә без аларның исемнәрен фаш итмибез.
Ә гомумән алганда, яшь футболчыларыбыз - Марат Гатауллин, Булат Гыйниятуллин, Айдар Вәлиев, Нияз Фәттахов, Марат Гайфуллин, Андрей Советников, Кирилл Бухаров уңышның тырышларга, күп тренировка ясаучыларга һәм яхшы укучыларга килүен чираттагы тапкыр расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев