Иң оста каратэчылар – бездә
Үткән атнада "Алинә" универсаль спорт залында кекусинкай-каратэ ("Ак пута") буенча ачык республика беренчелеге үткәрелде. Анда Марий-Эл республикасыннан, Казаннан, Лаеш, Спас һәм үзебезнең районнан 66 спортчы көч сынашты. Әлеге зур спорт бәйгесендә республиканың кекусинкай-каратэ милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский һәм кекусинкай-каратэ буенча республика студентлар федерациясе рәисе Юрий Белов катнаштылар.
Иң башта ярышка 6-7 яшьлек малайлар чыкты. Аларның авырлыгы 20 килограммнан артмый. Монда Базарлы Матактан Булат Борһанов җиңү яулады. 25 килога кадәр авырлыктагы каратэчылар бәйгесендә исә безнең Данил Шәйхетдинов (Базарлы Матак) призлы урынны алды.
25 килога кадәр авырлыктагы 8-9 яшьлек малайлар арасында безнекеләр Алмаз Шәйхетдинов (Базарлы Матак) һәм Данил Кашкаров (Хурада) җиңүче булдылар. 30 килога кадәр авырлыктагылар ярышында Данил Фәхретдинов (Базарлы Матак) иң яхшыларның берсе булды. 35 килодан артык авырлыктагы каратэчылар бәйгесендә Камил Вафин (Базарлы Матак) бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Ә Адель Наубатов (Базарлы Матак) абсолют җиңүче булды.
10-11 яшьлек малайлар арасында да (40 килога кадәр) безнең призер бар, ул Данил Яганев (Хурада). 40 килодан артыграк авырлыктагылар бәйгесендә исә Базарлы Матактан Андрей Зиньковка тиңнәр булмады.
9-11 сыйныфларда укучы кызлар арасындагы ярышта безнекеләр бик әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Югары Колчуринодан Валерия Филиппова һәм Базарлы Матактан Екатерина Зинькова абсолют җиңүчеләр булдылар.
12-13 яшьлек малайлар арасында Хурададан Яков Яганев һәм Базарлы Матактан Игорь Вассунов абсолют җиңү яулады. 14-15 яшьлек кызлар арасында исә Югары Колчуринодан Яна Филиппова абсолют җиңүче булды.
16-17 яшьлек малайлар бәйгесендә барлык призлы урыннарны да Базарлы Матак егетләре яулады. Болар - Саид Салихов, Ленар Яруллин һәм Рөстәм Хәмидуллин.
Командалар арасында беренче урын Әлки җыелма командасына бирелде. Икенче урында - Казан шәһәре, өченче - Марий-Эл республикасы командалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев