Иң төз атучылар кем?
Үткән атнада Н.Дәүли исемендәге гимназия базасында пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары булды. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына әлеге бәйгене РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы идарәсе үткәрде.
Ярышлар башланыр алдыннан район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдиновка яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ярышларда районның 20 мәктәбеннән укучылар катнашты. Призлы урыннар өчен 14-17 яшьләрдәге мәргәннәр һәм 3 укучыдан торган командалар көрәште. Гомумкоманда зачетында Чуаш Кичүе урта мәктәбе командасы беренче урынны алды, икенче һәм өченче урыннар - Алпар, Иске Матак урта мәктәпләрендә. Шәхси беренчелектә исә призлы урыннарга Иске Әнҗерә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Марсель Кәримов (40 очко), Иске Чаллы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рәзил Фәтхетдинов (39 очко) һәм Югары Әлморза мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ленар Сәгъдәтшин (39 очко) ия булды.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп беренче урынны яулаган Чуаш Кичүе мәктәбе командасына кубок тапшырылды. Иң төз атып призлы урыннарны алган укучылар исә Мактау грамоталарына һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Район хәрби комиссары подполковник Виктор Лаврентьев ярышларны башыннан ахырына кадәр күзәтте һәм җиңүчеләрне тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев