Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ирек Сөләйманов истәлегенә ярыш

2 февральдә "Алинә" универсаль спорт залында Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Ирек Сөләйманов истәлегенә ир-атлар арасында волейбол турниры үткәрелде. Ярышта күрше районнар җыелма командалары да катнашты.

Ирек Сөләйманов Алпар авылында туып-үскән егет. Ул Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлап эшли башлагач хәрби хезмәткә чакырыла. Ни кызганыч, тормышны яраткан, спорт белән шөгыльләнгән озын буйлы чибәр бу егет 1981 елның 19 апрелендә 19 яшендә Әфганстан җирендә сугышчан задание үтәгәндә һәлак була.
Ирекнең исеме онытылмады, аның турында якты хатирәләр дуслары, райондашлары күңелендә яши. Мәктәп балалары да Ирек Сөләйманов хакында яхшы беләләр. Гомумән, кайнар нокталарда, Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган якташ егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән районда күп эшләр башкарыла. Әфганстанда һәм башка локаль конфликтларда катнашкан ветераннар һәм инвалидларның "Боевое братство" район иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов) бу эштә башлап йөри. Бу оешма алып барган эшләрнең бер юнәлеше - кайнар нокталарда һәлак булган якташ солдатларыбыз истәлегенә үткәрелүче спорт ярышлары.
Үзган атнада Ирек Сөләйманов истәлегенә ир-атлар командалары арасында үткәрелгән волейбол ярышларында күрше районнар вәкилләре дә катнашты.
Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов үзебезнең спортчыларны һәм күрше Нурлат, Алексеевск районнарыннан килгән волейболчыларны кайнар сәламләде, уңышлар теләде. Аннан соң Ирек Сөләймановны бер минут тынлык белән искә алдык. "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбле башкаруындагы патриотик җырлар ярышларга аеруча бер күтәренкелек өстәде.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев яшьләрне тыныч тормышта батырлык күрсәткән егетләр үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Әфганстанда һәм башка локаль конфликтларда катнашкан сугышчы ветераннар һәм инвалидларның Татарстан региональ җәмгыяте вәкиле Альберт Кукаркин Әлки җирендә шундый зур чара үткәрелүнең тирән мәгънәгә ия булуын ассызыклады һәм спорт бәйгесендә катнашучы егетләргә гадел җиңү теләде.
Ярышны башларга инде барысы да әзер. Менә волейбол буенча район җыелма командасы баш тренеры Әнәс Вәлиевнең (ә бүген ул ярышларның баш хөкемдары) сыбызгысы яңгырады. Волейбол мәйданчыгында ярышларны "Татнефть" (Нурлат районы) һәм "Боевое братство" (Базарлы Матак) командалары башлап җибәрде.
"Алинә" спорт залы җанатарлар белән шыгрым тулы иде. Мәктәпләрдән килгән укучылар, район яшьләре очрашуларны бик бирелеп, мавыгып карадылар. Билгеле инде, зал күбрәк Әлки егетләре өчен җан атты. Әмма Нурлат волейболчылары да ярышларга зур әзерлек белән килгән иде. Беренче очрашу алар файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды.
Аннан мәйданда "Әлки" белән "Алексеевск", "ДЮСШ" (Әлки районы) һәм "Алексеевск" командалары очрашты.
Көннең икенче яртысында финал уеннары башланды. Өченче урын өчен "Татнефть" һәм "Боевое братство" бәйгесе безнең команда файдасына төгәлләнде. Беренче һәм икенче урыннар өчен "Алексеевск" һәм "Әлки" командалары көч сынашты. Командаларның көче тигез диярлек. Зал тулы җанатарларның егетләребезгә көч-куәт биреп торуы ярдәм иттеме, очрашу 2:0 исәбенә Әлки егетләре җиңүе белән тәмамланды.
Ирек Сөләйманов истәлегенә үткәрелгән волейбол турнирында беренче урынны - Әлки, икенче урынны Алексеевск җыелма командалары алды. Өченче урын - "Боевое братство" (Базарлы Матак) командасында. Җиңүчеләргә кубок, мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Әлеге бәйгедә Ирек Сөләймановның бертуган абыйсы Илшат та катнашты. Ярышларның истәлеге итеп район хакимияте исеменнән аңа бүләк тапшырылды. Илшат Сөләйманов Ирек истәлегенә үткәрелгән бу спорт чарасын оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде.
"Татнефть" командасы баш тренеры Гомәр Нурмөхәммәтов бәйгене бик югары бәяләп чыгыш ясады:
-Бүгенге ярышлар гаять оешкан төстә үтте. Судья бик гадел хөкем итте. Бәйгедә катнашып без зур канәгатьләнү алдык. Ярышка чакыруыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә Нурлат җирендә үтәсе спорт ярышларында сезне көтеп калабыз,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"