Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иртәдән кичкә кадәр бәйрәм

Республика көнен зурлап үткәрү планнары алдан ук төзелгән иде, әзерлек тә алып барылды, шуңадыр, иртәдән көннең суытып җибәрүе дә азга гына туктап яңгырлар кою да бәйрәм итү ниятен боза алмады. Спорт сөючеләр көннең беренче яртысында "Алинә" комплексында төрле ярышларда катнаштылар, төштән соң футбол буенча чемпионатның финал уеннарын карадылар, ә кичен...

Ярышлар спортның 15 төре буенча үткәрелде, аларда 250 кеше катнашты. Билгеле, аларның күпчелеге мәктәп укучылары иде. Шул ук вакытта 9 авыл җирлегеннән һәм 6 оешмадан да командалар бар иде.

Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында 100, 400 һәм 2000 метрга ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында йөгерү буенча ярышлар үткәрелде, Әйе, шундый салкын, яңгырлы көндә юеш стадионда ярышу өчен тизлек кенә түгел, нык ихтыяр көче дә булырга тиеш кешедә! Аяк астындагы күлләвекләрне бар дип тә белмичә чаптылар спортчылар! 100 метрлы дистанцияне ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында беренче булып Базарлы Матактан Шәйхетдинов Рөстәм һәм Югары Колчуринодан Варламова Регина үттеләр.

Икенче-өченче урыннарда Базарлы Матактан Гаязова Әминә, Чуманова Анна, Кыямов Илфат һәм Сәгыйров Данис.

400 метрлы дистанциядә Иске Салманнан Якорева Наталья, Иске Матактан Леонтьев Аркадий, 2000 метрлы арада Чуаш Борнаеннан Якорева Снежана һәм Иске Матактан Леонтьев Антон ансат булмаган җиңү яуладылар.

Ядрә этү - безнең өчен бераз ятрак спорт төре инде, әмма аның белән шөгыльләнүчеләр дә бар икән. Һәрхәлдә беренче урын алган Вәлиев Айрат та, аннан бераз гына калышкан Петухов Павел белән (егетләр Базарлы Матактан) Иске Алпар вәкиле Гайфуллин Раил дә ядрәне кагыйдә таләпләренә туры китереп эттеләр.

Җиңел атлетиканың тагын бер популяр төре - ераклыкка сикерү. Ир-егетләр арасында иң ерак "очкалы" Иске Матактан Леонтьев Аркадий булды, хатын-кызлардан Чуманова Анна иң яхшы нәтиҗәгә иреште, ә кызлар арасында җиңүче - Югары Колчуринодан Варламова Регина. Шулай ук мәктәп базасында үткәрелгән дартс (дротиклар ату) буенча Ташбилге егетләре Абдуллин Алмаз белән Ситдиков Алмаз I-II урыннарны бүлештеләр.

Бадминтон һәм өстәл теннисы ярышлары җылыда һәм корыда - "Алинә" спорт комплексында узды. Җиңел воланны чөючеләр арасында егетләрдән Осташевский Алексей һәм кызлардан Сафина Алсу (икесе дә Юхмачы авыл җирлегеннән) кебек оста уйнаучылар булмады. Өстәл теннисында Иске Чаллы җирлегеннән Гыйбадуллин Айнур җиңде.

"Алинә" комплексы келәмнәрендә көрәшчеләр бил алышты, алар 8 үлчәү категориясендә көч сынаштылар. Һәр категориянең (35 кг дан 60 кг һәм аннан артыгракка кадәр) җиңүчеләрен генә атап үтик: Яңа Салманнан Хәйруллин Алмаз, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучысы Мәрдиев Салават, Иске Салманнан Әхмәтшин Ришат, гимназиядән Мәрдиев Илназ, Түбән Әлкидән Шәрипов Салават, гимназиядән Миндубаев Рәмис һәм Сабиров Марат, Базарлы Матак урта мәктәбеннән Мисбахов Илназ.

Футбол буенча район чемпионатының финал уеннары да шушы көндә үткәрелде. Башта 2 ай буе 18 команда үзара очрашуларда иң көчлеләрне ачыклады. Ә финалга дүрт команда чыкты. Өченче урын өчен "Актай" һәм "Локомотив" командалары киеренке көрәш алып бардылар. Нәтиҗәдә тәҗрибәсе зуррак булган "Актай" 5:0 исәбе белән җиңде.

Район чемпионы исемен үзенеке итү өчен "Спартак" һәм "Альтат" егетләре көрәште. Аларга үзара гына түгел, коеп яуган яңгыр белән дә "көрәшергә" туры килде. Пычрак күлләвекләрдә, балчык эчендә йөзеп диярлек йөрсәләр дә, "Альтат" ("Әлки татарлары") "бәхет кошын" эләктереп, 2:3 исәбе белән көндәшен җиңде һәм район чемпинаты исеменә кабат лаек булды. Командаларның дүртесен дә кичке бәйрәм барышында сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырдылар, ә чемпионнар күчмә кубокка ия булдылар.

Кич җиткәч, бәйрәм чараларын балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр, "Йолдызлык" фестиваленең район турларында үзләрен таныткан җырчыларыбыз башлап җибәрде. Артур Фәсхетдинов әзерләгән хореография төркеме, Алмаз Сафиуллин, Динар Мингалиев, район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары болытлы кичнең салкыннарын куып җибәргәндәй булды. Ә инде сәхнәгә чакырылган җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Радик Шәрифҗан чыгып, татарча-русча җырлагач, күп булмаган тамашачыларның күңелләре бөтенләй күтәрелеп китте.

Республика көнен бернигә карамастан бәйрәм итәргә дип стадионга җыелган халыкны район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин һәм башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котладылар.

-Бүген Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 22 ел тулды. Шушы чорда республикабыз моңарчы күрелмәгән үсеш юлы үтте. Зур үзгәрешләр безнең районда да бихисап - газлаштыру тулысы белән тәмамланды, соңгы елларда 250 километр асфальт юл төзелде, авылларга цифрлы телевидение килә, Интернет гадәти хәлгә әйләнде. Болар бит республиканың акыллы, зирәк җитәкчеләре һәм тырыш, уңган халкының уртак хезмәт җимешләре. Шуңа күрә бүгенге көн кадерле безгә, шуңа күрә зур бәйрәм ул,-диде Фердинат Мидхәт улы.

Бәйрәм аллы-гөлле утлы фейерверк белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"