Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Якташыбыз янә дөнья чемпионы

Карга авылы егете Газинур Фәттахов Грециянең Афина шәһәрендә үткән гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан алтын медаль алып кайтты.

Газинур Фәттахов быел апрель аенда Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә гер спорты буенча халыкара турнирда катнашып, үз үлчәү категориясендә дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән иде. Менә Грециядә узган чемпионатта да үз яшендәге һәм үз авырлыгындагы көндәшләре арасында аның нәтиҗәсен судьялар иң югары бал белән бәяләгәннәр. Шулай итеп, якташыбыз икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпион