Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь мәргәннәр ярыша

23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр районыбызда патриотик тәрбия бирү һәм массакүләм саклану айлыгы дип билгеләнгән иде. Шул айлык кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Узган атнада Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына һәм ОСОВИАХИМ-ДОСААФ-РОСТОның оешуына 85 тулу уңаеннан пневматик коралдан ату буенча "Яшь мәргәннәр" ярышы булды.

Бу көнне гимназиянең спорт залы гөрләп торды. Әлеге ярышта районның 18 мәктәбе катнашты, һәр команда 12-14 яшьлек 4 спортчыны (3 малай һәм 1 кыз) берләштерде.
РОСТО(ДОСААФ) район оешмасы җитәкчесе, бу чараның инициаторы Марат Хөснетдинов, ярышта катнашасы укучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Аннан район ветераннар советы рәисе Фаиз Шакиров сүз алды, балаларны бүгенге имин матур тормышның кадерен белергә һәм илебезне сакларга һәрчак әзер булырга өндәде.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тормыш юлы белән танышып алганнан соң "Ярышка әзерләнергә!" дигән фәрман яңгырады. Менә һәр укытучы үз тирәсенә укучыларын җыеп, бәйге алдыннан соңгы үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Малайлар һәм кызлар, кулларына пневматик мылтыклар алып, мишеньнар каршына урнаштылар.
Ярыш башланды. 10 метр ераклыктагы мишеньга ату өчен һәр мәргәнгә сигез ядрә бирелә, аларның бишесе - очко өчен, өчесе - сынауга. Ядрәләрне атып бетергәннән соң һәр укучы үзенең мишень кәгазен хөкемдар өстәленә китерә. Зал шактый вакыт ату тавышларына күмелеп торды. Һәм менә хөкемдарлар нәтиҗәләр ясарга кереште.
Марат Хөснетдиновның һәм район мәгариф идарәсенең хезмәтне саклау буенча белгече Гөлнур Айбарцеваның ярыш йомгакларын игълан итүен һәркем дулкынланып көтте. Менә ул минутлар җитте. Иң беренче чиратта, патриотик тәрбия эшен уңышлы алып баруы һәм ату буенча район ярышларын оештыруда актив катнашуы өчен Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Командалар арасында беренче урын Иске Чаллы мәктәбенә бирелде, алар пневматик корал белән бүләкләнде. Икенче урынны алган Алпар мәктәбе DVD га ия булды, ә өченче урынга чыккан Базарлы Матак мәктәбе сәгатьле картина белән бүләкләнде.
Малайлар арасында беренче урынны Юхмачы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Руслан Галимов яулады. Икенче урында - Базарлы Матак мәктәбеннән Руслан Шәрапов (8 сый.), өченче урында - шул ук мәктәптән Алмаз Гайнуллин (8 сый.). Кызлар арасында Алпар мәктәбенең 7сыйныф укучысы Айзилә Монадыева иң төз атучы булды. Икенче урында - гимназиядән Алинә Шәйхетдинова (6 сый.), өченче урында - Түбән Әлки мәктәбеннән Алсинә Исхакова (8 сый.).
Ел саен мондый ярышларда актив катнашулары өчен Иске Чаллы мәктәбенең ОБЖ укытучысы Фәрит Галләмов, Юхмачы мәктәбеннән Илдар Хәйбуллин, Алпар мәктәбеннән Рифат Гыйльметдинов Мактау грамоталары һәм волейбол туплары белән бүләкләнделәр.
12-14 яшьлек кызларның, малайлардан калышмыйча, берсеннән-берсе төз атулары мине бигрәк тә сокландырды.
-Икенче урынны алырмын дип күз алдыма да китермәгән идем,-ди йөзендә шатлыклы елмаю балкыган Алинә Шәйхетдинова. - Малайлар, билгеле, төз аталар, алар белән тигезләшү авыр. Әмма даими шөгыльләнгәч, осталыгың арта икән, хәзер мылтыктан ату үземә дә ошый.
Руслан Галимов та җиңүенә бик шат.
-Ләкин әле тренировкалар күбрәк кирәк. Корал тота белү, төз ату егет кеше өчен горурлык дип саныйм,-ди ул.
-Безнең команда РОСТО (ДОСААФ) оешмасы үткәрә торган ярышларда ел саен катнаша. Беренче урынны алу безнең өчен зур дәрәҗә. Мәктәбебездә дә ярышлар еш оештырыла. Төз атучы сәләтле балаларны күреп алып, алар белән аерым шөгыльләнәбез,-ди Фәрит Галләмов.
22 февральдә Советлар Союзы Герое Б. Кузнецов призларына ярышларның икенче этабы узачак. Анда катнашучылар кече калибрлы винтовкадан атачак. Яшь мәргәннәребезгә уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО (ДОСААФ)