Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшьләр дә, олылар да йөгерде

22 сентябрьдә "Татарстан кроссы -2012" ярышлары булды. Районыбызда мондый йөгерү бәйгесе инде унбишенче мәртәбә үткәрелә. Быел да ул танылган марафончы Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышланды. Кросста 300 дән артык кеше катнашты. Барлык мәктәпләр, 15 оешма һәм 18 авыл җирлеге вәкилләре йөгерүдә ярышты. Ни сәбәпледер Юхмачы. Апак, Иске Хурада авыл җирлекләре йөгерешчеләре...

Көне дә искиткеч матур, кояшлы, җылы иде. Катнашучыларның һәм тамаша кылучыларның кәефләре дә күтәренке булды. Кросс башланганчы Базарлы Матак үзәгендә митинг үткәрелде. Анда чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова һәркемне әлеге спорт бәйрәме белән тәбрикләде һәм Казанда яшәүче марафончы якташыбыз Сергей Ишмулкинга сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаган өчен Мактау грамотасы тапшырды. Митингта катнашучылар Марсель Хәлиуллинны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Менә кросска старт бирелде. Мәктәп укучылары Базарлы Матак урамнары буйлап 3 километр арага йөгерделәр. 12 километрлы дистанциядә Базарлы Матак-Чуаш Шәпкәсе маршруты буенча Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән Сергей Ишмулкин җитәкчелегендә 25 спортчы һәм районыбыздан ике кеше - Н.Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Илһам Сабитов белән Чуаш Шәпкәсе мәдәният йорты директоры Василий Ермолаев йөгерде. Кросста катнашучы кунаклар арасында "Земля-землица" республика газетасы редакторы Владимир Белосков, 74 яшьлек ветеран спортчы, инде 30 ел марафон дистанцияләренә йөгерүче Нина Лаврентьева, 50 елдан артык йөгерүче 72 яшьлек спорт мастеры Марсель Мөхәммәтов, 73 яшьлек йөгершче Дамир Шәмәрданов та бар иде. Алар барысы да райондашыбыз Марсель Хәлиуллинны җылы итеп искә алдылар, ярышларны оештыручыларга кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәт әйттеләр.
Чуаш Шәпкәсе авылында финишка бик күп халык җыелган иде, дәртле музыка яңгырап торды. Авыл кешеләре финишка җиткән йөгерешчеләрне чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Авыл мәдәният йортында исә Иске Матак авыл җирлеге үзешчәннәре зур концерт күрсәттеләр. Йөгерешчеләрне бүләкләү тантанасы да шунда булды. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Аларга шулай ук Лондонда узган Олимпия чемпионы (3000 метрга йөгерү буенча) Юлия Зарипова автографы белән фотосүрәтләр тапшырылды. Мәрхүм Марсель Хәлиуллинның хатыны Татьяна һәм кызы Диана, шулай ук җинаять җәзаларын үтәтү буенча район инспекциясе начальнигы Айрат Гыйбадуллин да җиңүчеләргә үз бүләкләрен бирделәр.
Укучылар арасында Иске Матак урта мәктәбеннән Антон Леонтьев һәм Семен Юманов, Борискино мәктәбеннән Виталий Казаков, Чуаш Борнае мәктәбеннән Снежана Якорева, Югары Әлморза мәктәбеннән Миләүшә Гайфуллина, Гүзәл Сабирҗанова, Н.Дәүли исемендәге гимназиядән Гүзәл Галиева кроссның призерлары булдылар. Ир-атлар арасында гимназиядән Руслан Советников, Алпар авыл җирлегеннән Ринас Гайфуллин, эчке эшләр бүлегеннән Сергей Самаркин, хатын-кызлар арасында Базарлы Матак урта мәктәбеннән Анна Чуманова, Алексеевск агрокөллияте филиалыннан Кристина Лунина һәм Регина Вәлиәхмәтова алдынгы урыннарны яуладылар. Ә иң яхшы йөгерешче кубогы Илһам Сабитовка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кросс