Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Каратэ осталары үсә

Үткән атнада районыбызның яшь каратэчылары кекусинкай-каратэ буенча (кумитэ бүлегендә) Татарстан Республикасы беренчелегендә чыгыш ясадылар.

Әлеге ярышларда Казан, Йошкар-Ола, Ижевск шәһәрләреннән, Лаеш районыннан, Алабугадан, Базарлы Матактан 8-15 яшькәчә 87 спортчы катнашты. Районыбыз данын 9 яшь каратэчы яклады, аларның икесе - кызлар. Беренче очрашуны Филиппова Валерия үткәрде, аңа Удмуртиядән бик җитди көндәш эләкте. Алышның буеннан буена көчләр тигез булды, тренеры һәм әтисе Вячеслав Филипповның киңәшләре ярдәмендә Валерия җиңү яулады.
Аннан соң Зинькова Екатерина алышка чыкты, ул Казан кызы белән көрәште. Катя аяклар белән эшләүнең яхшы техникасын күрсәтте, нәтиҗәдә беренче минутта ук көндәшен җиңде. Кызларыбыз бүтән очрашуларны да техник яктан оста алып бардылар, һәм нәтиҗәләр дә сөенерлек: Валерия 35 килограммнан артык үлчәү категориясендә -беренче урынны, Екатерина 30 килограммга кадәр үлчәү категориясендә икенче урынны алды.
Егетләребез дә беренче әйләнештә яхшы чыгыш ясадылар, ә икенче әйләнештә бишесе оттырды. Ике спортчы егетебез генә финалга барып җитте. Вассунов Игорь икенче урынны, ә Зиньков Андрей беренчелекне яулады. Җиңүчеләрнең барысын да медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Кекусинкай-каратэ - иң каты стильләрнең берсе, шуңа күрә спортчы балалар перчаткаларда, шлемда, аякларын бәйләвечләр куеп чыгыш ясыйлар. Спортның бу төре Россиядә елдан-ел популярлаша бара. Барлыкка килүенең ярты гасырлык дәверендә кекусинкай-каратэ спорт көрәшләре арасында ныклап урнашты, дөрес, ориентациясен, сугышчыларны әзерләү системасын үзгәртте. Шулар нәтиҗәсендә спортның бу төре нык үсте һәм күркәм казанышларга ирешелде. Кекусинкай-каратэ - спортның бик матур төре дә. Олылар арасында алышлар саклану чараларыннан (шлемнар, перчаткалар, протекторлар) башка үткәрелә. Бары тик башка кул белән сугу тыела. Аяклар һәм куллар белән тулы контактлы көрәшле ярышлар күпсанлы тамашачыларны җәлеп итә.
Ярышларга бару өчен финанс ярдәме күрсәткән һәм транспорт биргән өчен, шулай ук районыбызда малайлар һәм кызларны үз-үзләрен сакларга өйрәтүче бу төр спортны үстерергә булышкан өчен район хакимиятенә рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каратэ