Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казан Студентлар уеннарына әзерләнә

Бу елның иң зур һәм иң күренекле вакыйгасы - 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиада. Ул 6-17 июль көннәрендә республикабыз башкаласы Казанда узачак.

Исегезгә төшереп үтәбез: Казанның 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын яулауда җиңүе турында 2008 елның 31 маенда Брюссельдә игълан ителгән иде. Анда Татарстан башкаласы Халыкара студентлар спорты федерациясе ( EISU) башкарма комитеты әгъзаларының 20 тавышын (27 мөмкинлектән) җыйды.
Катнашучылар саны ягыннан Универсиада Олимпия уеннарыннан кала икенче урында тора. Быел узачак җәйге Универсиадада дөньяның 170 иленнән 13 меңнән артык спортчы катнашачак. Моннан тыш Казанга 100 меңнән артык туристлар һәм җанатарлар килер дип көтелә. Аларның яртысы - чит ил кунаклары. Универсиада уеннарын яктыртуда 3 меңгә якын журналист эшләячәк.
Универсиадада 2430 хөкемдар эшләр дип көтелә, аларның 843 е - халыкара хөкемдарлар.
Студентлар спортның 27 төре буенча 351 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Ярышларның 13 төре барлык Универсиадалар программасына кертелә. Болар: нәфис гимнастика, спорт гимнастикасы, җиңел атлетика, су полосы, суга сикерү, волейбол, футбол, дзюдо, фехтование, өстәл теннисы, теннис, йөзү, баскетбол. Студентлар уеннарын оештыручы һәм үткәрүче ил буларак, Россия мәҗбүри программага кертелмәгән төрләр буенча да ярышлар үткәрергә хокуклы. Универсиадага өстәмә рәвештә шундый 14 спорт төре кертелә: ишкәкле спорт, бокс, самбо, путалы көрәш, бадминтон, пляж волейболы, регби, синхрон йөзү, ату, авыр атлетика, үлән өстендә хоккей, шахмат. Ярышлар һәм тренировкалар үткәрү өчен 49 спорт объекты файдаланылачак. Универсиаданың барлык спорт корылмалары 165 меңгә якын тамашачыны сыйдыра.
2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын оештыруда һәм үткәрүдә 20 меңнән артык волонтер катнашачак. Универсиада кунаклары Универсиада авылындагы (аның гомуми мәйданы 187 мең кв. метр тәшкил итә) 28 торак корпуста яшәячәк.
Универсиада эмблемасы латин алфавитындагы U хәрефеннән һәм дөньяның 5 контенентын символлаштыручы төрле төстәше 5 йолдыздан тора. Әлеге эмблеманың нигезендә лалә чәчәге рәсеме дә бар. Ул татар орнаментында яңарышны символлаштыручы элемент. Моннан тыш, чәчәкләр - җәй атрибуты, яшьлек һәм үсеш, шатлык һәм бәхет символы.
Казан Универсиадасының талисманы исә - Юни (Uni) кушаматлы канатлы ак барс малае. Мәгълүм булганча, канатлы ак барс -Татарстан Республикасының милли символы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада