Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы үзәгендә Россия Дәүләт флагы көненә багышланган йөгерү ярышы булды

Базарлы Матакта Россия Дәүләт флагы көненә багышланган йөгерү ярышы булды. 

 
Анда олылар һәм балалар – 60 тан артык кеше катнашты.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Йөгерү бит спортның һәр төрендә диярлек – футболда, баскетболда, гандболда, озынлыкка һәм биеклеккә сикерүдә һ.б. – төп дисциплина булып тора. Бездәге кроссның маршруты Азат итүче солдат һәйкәле яныннан башланып, редакция, район хакимияте, чиркәү, “Каенкай” балалар бакчасы яныннан узып, старт бирелгән урында төгәлләнде. Шулай ике әйләнеш йөгереп үтәргә кирәк иде. Маршрутның озынлыгы 1600 метр тәшкил итте.
Финишка кадәр җитә алмаучылар да булды. Әмма йөгерешчеләрнең күпчелеге дистанцияне тулысы белән үтте. Ир-егетләр арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Камил Минвәлиев иң тиз, иң җитезе булып чыкты. Аңардан соң финишка Базарлы Матак урта мәктәбе укытучылары Максим Муштаков һәм Артур Ваһапов  килеп җиттеләр. Шул ук мәктәп укучысы  Алинә Камалетдинова гүзәл затлар арасында беренче булды. Икенче урында –район үзәк хастаханәсеннән Равилә Әхмәтшина һәм гимназиядән Адилә Хәнипова. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.   

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев