Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол чемпионнары ачыкланды

Узган атнада волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында ярты ел буе дәвам иткән район чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды.

31 мартта 14 команда арасыннан финалга чыгучылар көч сынашты. “Алинә” универсаль спорт залында бәйге көне буе дәвам итте. Нәтиҗәдә хатын-кызлар арасында район чемпионы исемен Борискино авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында – “Альянс” (Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Н. Дәүли исемендәге гимназия командасы), ә өченче урынны Базарлы Матак район хастаханәсе командасы алды.

Җиңүче командаларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев