Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында “Сәламәт киләчәк өчен” дигән девиз астында велосипедта ярышлар үткәрелде. ФОТО

Июльнең соңгы көннәрендә Базарлы Матакта “Сәламәт киләчәк өчен” дигән девиз астында велосипедта ярышлар үткәрелде.

 Аларда 69 кеше катнашып, шуларның 56 сы балалар иде. Велосипед ярышларын старт Азат итүче солдат һәйкәле янында бирелде. Ә финиш ярышучыларны Әлки урманчылыгы питомнигы янында көтеп алды.
–Җир йөзендә велосипедтан 1 миллиард кеше файдалан. Транспортның бу төрендә эшкә барырга, балыкка яисә кибеткә йөрергә була. Шуның өстенә велосипедта йөрү сәламәтлек өчен файдалы, артык килограммнардан котылдыра. Бүгенге ярышларда уңышлар телим,–диде, узышларга старт бирер алдыннан район башлыгы Александр Никошин.
Менә велосипедчылар алга ыргылдылар. Кемдер педальләрне ашыга-ашыга әйләндерә, башкаларны узып китәргә омтыла. Ә кемнеңдер хәйләле планы бар, ул алга үтү өчен уңайлы мизгелләрне көтә. Велосипедчылар җилдәй очып Базарлы Маткның урман хзуҗалыгы урнашкан ягына юл тоттылар.
Белеп йөртүчеләр өчен велосипедта берничә километр араны үтү һич авыр түгел. Менә алада финиш сызыгы да күренде. Егетләр арасында көндәшләрен күпкә артта калдырып беренче булып Радик Галләмов килеп җитте. Аның артәыннан Вячеслав Буланкин һәм Рафаэль Вафин , финишка җитеп, велосипедларының тормазына бастылар. Егетләр барысы да Базарлы Матакныкы. 
Кызлар арасында Борискинодан Светлана Красновага тиңнәр булмады. Әдилә Әхмәтгалиева белән Айзилә Хәнәфиева икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Алар шулай ук Базарлы Матак кызлары. Ир-атлар арасында иң җитез велосипедчы исеменә район үзәгендә яшәүче Илһам Сабитов лаек булды. Түбән Әлкидән Рәфәс Билалов финиш сызыгын икенче булып үтте. Ә Базарлы матактан Альберт Мәхмүтов өченче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев