Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында узган велоярышта йөзгә якын кеше катнашты. ФОТО

Үткән атнада район үзәгендә Физкультурачылар көненә багышланган  велосипедчылар узышы булды.

 Анда төрле яшьләрдәге йөзгә якын кеше катнашты. 
 

Велосипедта йөрүнең кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы булуы хакында табиблар гел искәртеп тора. Ике көпчәкле  бу уңайлы транспорт әйләнә-тирә мохиткә дә зыян салмый. Соңгы вакытта бездә дә велосипедта йөрүчеләр һаман күбрәк күзгә чалына. Велоярышка да олысы-кечесе чыккан иде. 
Иң олы яшьтәге велосипедчы Салих ага Насыйбуллинга (ул Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы) 78 яшь булса, иң бәләкәй спортчы Максим Солдатиков алты яшьтә иде. 
Ярышларга бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә булды. Әйтик, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов стартка хатыны Ләлә белән басты. Ә Станислав Архипов улы Лев белән узыштылар. 
Велоузышта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул велосипедчыларга уңышлар юллады, иң көчлеләрнең җиңүен теләде. Менә ярышта катнашучылар стартка бастылар һәм Рифкать Сәгъдиев сигналы буенча алга ыргылдылар.  Велоузыш маршруты Азат итүче солдат һәйкәленнән  Әлки урманчылыгы питомнигынача дәвам итеп, старт урынында төгәлләнде. Ярышларның хөкемдары Николай Ирдинкин булды, ә узышны кызыклы итеп комментатор Рифкать Сәгъдиев шәрехләп барды. 
Бүтәннәрдән шактый алга чыгып, үсмерләр арасында финишка беренче булып Кирилл Бухаров килде. Ул маршрутны … үтте. Икенче урында – Игорь Герасимов, өченче – Айзат Минвәлиев. Алар барысы да Базарлы Матак егетләре. Кызлар арасында Мария Кудряшовага тиңнәр булмады.  Икенче булып финиш сызыгын Оксана Ермолаева узды. Җиңүчеләр икесе дә Иске Матактан.
Ир-егетләр арасында Илшат Мифтахов (Әлки урманчылыгы) иң җитез велосипедчы булып чыкты. Максим Муштаков (Базарлы Матак урта мәктәбе) финишка икенче килде. Ленар Шәймәрдәнов (хәрби комиссариат) - өченче урында. Гүзәл затлар арасында Инна Маркова (“Теремок” бакчасы) җиңү яулады. Светлана Яшина (үзәк хастаханә) һәм Әлфия Хәйруллина (казначылык) икенче һәм өченче булдылар.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле һәм тәмле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев