Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районының яшь бадминтончыларына инвентарь бүләк иттеләр

10 гыйнвар көнне "Алинә" универсаль спорт залында бадминтон буенча спорт мәктәбе беренчелеге булып узды.

Безнең яшь бадминтончыларның республика һәм Россия ярышларында нәтиҗәле чыгышлары өчен ТР Бадминтон федерациясе районга спорт инвентаре һәм яңа экпикировкалар бүлеп бирде. Бадминтон тренеры Максим Муштаков турнир үткәрергә һәм җиңүчеләргә һәм призерларга шул инвентарьләрне бүләк итеп бирергә тәкъдим иткән: балаларга да кызык, һәм өстәмә этәргеч да булачак.

Узган ярышта Базарлы Матактан, Юхмачы һәм Сиктермә-Хузангайдан 6 яшьтән 17 яшькәчә 41 бала катнашты. Балаларга уйнау күңелле булсын өчен, аларны берничә төркемгә бүлделәр. Бадминтончылар әйләнеш системасы буенча уйнадылар. Иң яхшыларны җыелган очколарга карап билгеләделәр.

Үз төркемнәрендә Дарья Борисова, Евгения Борисова, Артем Бохаров, Эльза Дәминова, Карина Афанасьева, Камилә Гайнуллина, Ясминә Муштакова, Тимофей Гордеев, Марк Рожкован һәм Камилә Гәрәева җиңүчеләр булдылар.

Максим Муштаков сүзләренә караганда, февраль аенда өлкәннәр (оешма хезмәткәрләре, авыл яшьләре һ.б.) арасында бадминтон буенча ярышлар үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев