Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Малайларга туп кына булсын!

    Балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенә йөрүче малайлар мини-футбол белән бик теләп шөгыльләнәләр. Алар бу уенның кагыйдәләрен өйрәнәләр һәм белемнәрен спорт мәйданчыгында кара-каршы уйнап ныгыталар.

    17-21 февраль көннәрендә "Алинә" универсаль спорт залында 2001 елдан алып туган малайлар арасында мини-футбол буенча турнир үткәрдек. Аларда 30 малай катнашты. Яшь футболчылар биш командага бүленеп, барлыгы дүртәр уен үткәрделәр. Иң яхшы уенны "Ювентус" командасы күрсәтте - алар, бер генә тапкыр җиңелеп, 9 очко җыйдылар. "Ювентус"ка күчмә кубок, ә футболчыларга бик матур итеп ясалган оригиналь грамоталар, уеннардан төшерелгән фотолардан төзелгән коллажлар бүләк итеп бирелде. "Ювентус" составында Фәттахов Нияз, Шәйхетдинов Артур, Сардюков Станислав, Галиев Руслан, Локтев Ян, Шаһиев Руслан, Буланкин Вячеслав уйнадылар. Алар һәр туп өчен чынлап торып көрәште! Очрашуларда күз яшьләре дә, эчкерсез кичерешләр дә, ташып чыккан шатлык хисләре дә җитәрлек булды. Уеннарны видеога төшердек: бердән, бу очрашуларга анализ ясау, бәя бирү өчен кирәксә, икенчедән, малайларга яхшы истәлек бит.
    Башка командалар да әйбәт уйнады: "Карчыгалар" ("Ястребы") дүрт уенның икесендә җиңделәр, "Алмаз -Пепси" 5 очко җыя алды. "Боксерлар" һәм "Аждаһалар", призлы урын алмасалар да, үзләрен чын команда итеп күрсәттеләр. "Алмаз-Пепси" уенчысы Марат Гатауллин көндәшләре капкаларына 11 туп кертте! Аны иң яхшы бомбардир дип танып, кроссовкалар бүләк иттек.
    Уеннарны оештыруда һәм үткәрүдә балачакларында безнең секциягә йөргән, хәзер инде эшмәкәр булып ирешкән элеккеге укучыларым булышты. Тагын бер укучым Киямов Илфат март аенда бу балалар белән "Чакыру кубогы" ярышлары үткәрергә тәкъдим итте. Димәк, малайларны алда күңелле һәм киеренке уеннар көтә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: