Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышлана

22 сентябрьдә йөгерү буенча "Татарстан кроссы-2012" ярышлары үткәрелә.

Аны районда быел да Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышлап уздырдылар. Ярышта катнашу өчен (дистанция 3000 метр) мәктәпләрдән икешәр кыз һәм егет, оешма, учреждениеләрдән, авыл җирлекләреннән шулай ук икешәр ир-ат һәм хатын-кыз чакырыла.
Озынлыгы 12 километр булган Базарлы Матак-Чуаш Шәпкәсе дистанциясен йөгереп үтәргә теләүчеләрне дә көтәләр оештыручылар. Теркәлү 9.00 сәгатьтә Азат итүче солдат һәйкәле янында.

Олылардан калышмадылар
15 сентябрьдә волейбол буенча район җыелма командасы Болгарда үткән турнирда катнашты.
Команда нигездә Н.Дәүли исемендәге гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең 9-10 нчы сыйныфлар укучыларыннан тупланган, ә башка районнар командаларында ир-атлар уйнаса да, безнекеләр куркып калмадылар, матур уен күрсәтеп, өченче урынны яуладылар.

Спорт - аңлашу чарасы
Алпар авылында 15 сентябрьдә шашка, дартс һәм гирь күтәрү буенча ярышлар уздырылды.
Мондый ярышлар "Экстремизмга-юк!" дигән исем астында атна саен үтәчәк. Әлеге чараның максаты спорт белән генә бәйләнмәгән: ярышлар барышында төрле әңгәмәләр үткәрелә, яшьләр белән элемтәләр урнаштырыла, аларны борчыган проблемалар, ризасызлыкларын тудырырдай җитешсезлекләр ачыклана. Ярышларның кайсы көндә үткәреләчәге авыл клубларында игълан ителергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кросс