Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нәби Дәүли исемендәге гимназия яшь армиячеләре спорт ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

Ел саен республиканың “Ватанпәрвәр” спорт-ватанпәрвәрлек һәм яшьләрне хәрби чакырылышка кадәр әзерләү үзәге “Яшь армиячеләр, алга!” дип исемләнгән хәрби-спорт уенын үткәрә.

 
Анда Нәби Дәүли исемендәге гимназия яшь армиячеләре актив катнаша. Укучылар быел да төрле бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Командалар чыгышында отряд хәрби хезмәт нигезләре һәм ГТО кагыйдәләре буенча – I һәм II  урын, Ватан тарихын белүгә багышланган зыялылык уенында III урынны яулады. Укучыларның шәхси җиңүләрен дә әйтәсе килә: 11 нче сыйныф укучылары Илсаф Ситдыйков 60 метрга йөгерүдә – I, Ранис Фәттахов турникта тартылуда – II, 9 нчы “б” сыйныфы укучысы Альмир Гайфуллин 60 метрга йөгерүдә – II, 9 “а” сыйныфы укучылары Дилә һәм Динә Гатауллиналар шул ук ярышта II урыннарны алдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев