Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Остаз белән шәкерт

Көрәш белән шөгыльләнүче егетләребезнең уңышлы чыгыш ясаулары, төрле бәйгеләрдә җиңүләргә ирешүләре хакында әледән-әле язып торабыз. Еш телгә алынучы көрәшчеләребез арасында Базарлы Матактан Алмаз Хәмидуллин да бар.

Теге яки бу өлкәдә уңышка ирешү өчен яшь кеше янәшәсендә тәҗрибәле, сабыр, акыллы остаз булу шарт. Спортта бу бигрәк тә мөһим фактор. Җиңүчеләр пьедесталына менеп баскан спортчы беренче чиратта тренерына рәхмәт укый, җиңүләрен аңа багышлый.
Алмаз Хәмидуллин янәшәсендә кечкенәдән шундый тренер була -үзе дә 12 ел буе төрле ярышларда катнашып, күп тапкырлар келәмдә көндәшен сыртына салган, җиңүләр яулаган Ахмеров Илдар малай өчен чын остазга әйләнә. Әле Н.Дәүли исемендәге гимназиянең II классында укыганда ук Алмаз көрәшче абыйсының "күзенә чалына".
-Малайда сәләт тә, иң мөһиме, теләк тә бар икәнлеген чамаладым. Алмазның холкы шулай ук аңардан спортчы тәрбияләү өчен кулай булды - кечкенә чагында ук үҗәт иде ул, авыр булса да, чыдады, тырышты, шөгыльләнде,-дип сөйли Илдар Гавазович шәкәрте турында.
Остаз белән укучының уртак омтылышлары бушка булмый - сәгатьләр буе ясалган күнегүләр, көрәшнең серләрен, методикасын өйрәнүләр, башка көрәшчеләр белән бил алышу Алмазга җиңүләр китерә. Ул район чемпионатларында катнашып еш кына беренче урыннар яулый, зона, республика ярышларында чыгыш ясап, үзен күрсәтә, тәҗрибә туплый. Һәм еш кына призлы урыннарга да лаек була!
Хәзер инде Хәмидуллин Алмаз Казанда, энергетик университетта белем ала; икенче курста укый. Көрәш белән дуслыгы югарырак баскычка гына күтәрелеп дәвам итә: февраль башында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә егетебез 75 кг га кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны яулый! Гомумән, февраль Алмаз өчен уңышлы ай булып чыга: Яр Чаллыда Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән турнирда татарча көрәш буенча 48 кеше арасында дүртенче урынга лаек була ул.
Студент тормышы болай да кызык, төрле вакыйгаларга бай. Шуның өстенә көндәлек тренировкалар, ярышлар. Шулай да Алмаз туган ягын, үзен кечкенәдән тәрбияләгән тренерларын онытмый: төрле ярышларда район данын якларга кирәк икән, егет беркайчан да баш тартмый, Әлки районы өчен чыгыш ясап, безне җиңүләре белән сөендерә. Шундый егетебез белән ничек горурланмыйсың!
…Ә Илдар Гавазович Ахмеровның яңа укучылары күп -ул балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә 16, 14, 12 балалы өч төркем белән эшли.
-Өметле малайлар аз түгел, тырышалар, келәмгә һәркайсы җиңәм! дип чыга. Алай гына да түгел, билбаулы көрәш секциясенә 10 кыз да йөри. Алар да инде ярышларда катнашалар,-ди ул укучылары турында аерым бер горурлык белән.
Тренерның әйтүенчә, Алмазның кече энесе Илназ да бар икән аның түгәрәгенә йөрүчеләр арасында. Икенче сыйныфта укучы малай шулай ук бик теләп шөгыльләнә көрәш белән. Кем белә, бәлки, ул да абыйсыннан калышмас. Ә бәлки уздырып та җибәрер, аның бит үрнәк алырга Алмаз абыйсфы, көрәш серләренә өйрәтергә тренер абыйсы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Куреш"